22 октябрь 2015 яңалыклары
-
Күрүче булмадымы: Апасның Салават Кәримов урамындагы балалар мәйданчыгында бер бала ноутбугын онытып калдырган
29 сентябрь, 17.30 сәгатьтә Апасның Салават Кәримов урамындагы балалар мәйданчыгына уйнарга дип чыккан бер бала шундагы урындыкка куеп торган ноутбугын онытып калдыра. Иртә белән әнисе сорагач кына исенә төшә, урамга чыгып та карыйлар-юк ноутбук. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенә дә хәбәр итәләр. -Бала скамейкада онытып калдырган ноутбукны бәлкем табучы,...
-
Аюкөйдергәндә өйләргә су шаулап килә
Аюкөйдергән авылы халкы бу көннәрдә шатлыклы мизгелләр кичерде. Биредә иске, сафтан чыккан башня урынына яңасы урнаштырылды һәм файдалануга тапшырылды. "Безнең авыл чишмә суы эчә. Ләкин өстәрәк урнашкан урамнарга ул барып җитә алмый иде. Менә хәзер өйләребездә су шаулап килә. Рәхмәт район җитәкчелегенә һәм авыл җирлеге башлыгына", - дип хәбәр итте...
-
Район ветераннар Советына тиздән яңа состав сайланачак
Районның ветераннар Советы отчет-сайлау конференциясенә әзерләнә. Көн тәртибендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә һәм киләчәккә бурычлар билгеләү, ветераннар Советына яңа состав сайлау каралган.
-
Язучы Гөлсинә Галимуллина Апастагы иҗатташ дуслары белән очраша
23 октябрьдә, көндезге сәгать бердә, район үзәк китапханәсендә язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу була. Язучы безгә "Карлы миләш тәме", "Томанлы төн", "Күгәрчен оя корганда" исемле китаплары аша таныш.
-
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җиңү белән кайтты
Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Комиссарова Ирина, Халиков Рәмис, Гафуров Рамил, Нигмәтҗанов Айрат, Хәялиев Фәнис җиңел атлетика буенча, Казан шәһәренең Вахитов районы эчке эшләр бүлеге идарәсе өлкән лейтенанты, җинаятьчеләрне тоткарлаганда һәлак булган хезмәттәшләре, Царьков Владимир Васильевич истәлегенә үткән кросста республика командалары арасында лаеклы 2 урын яулаганнар. Шәхси беренчелектә...