22 декабрь 2014 яңалыклары
-
Апасның көрәшче егете Ленар Вәлиуллин армиядән кайтты
Кече Бакырчы егете Ленар Вәлиуллин Екатеринбург шәһәрендә элемтә хәрби частенда хезмәт итте. Бик күп көрәш ярышларында җиңү яулаган егет армиядә дә сынатмады. Әти-әнисенә шундый кыю, батыр егет үстергәннәре өчен Рәхмәт хаты килде, үзе отличник билгесенә лаек булды, кече сержант дәрәҗәсе белән кайтты.
-
Район хастаханәсенә имгәнү белән мөрәҗәгать итүчеләр ешайган
Район хастаханәсеннән белдерүләренчә, аяк аслары бозлавык булу сәбәпле, имгәнү очраклары ешайган. Соңгы арада гына да аларга 18 кеше мөрәҗәгать иткән. "Ашыкмыйча, карап кына йөрегез, сак булыгыз!", - дип кисәтә табиблар. Фото: http://tobolsk.info/news?nid=twopasnklocsk&start=6180
-
Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов гаиләсе волейбол буенча өченче район турнирын уздырды
-Теләктәшләрем Марат Хәсәнов белән Фәнис Сафиуллинга, ярышка килгән 10 мәктәп командасына гаиләбез һәм һәр катнашучы исеменнән зур рәхмәтемне ирештерәм,-ди киң күңелле, үзе дә спортның бу төрен яратучы иганәче гаилә башлыгы Зөфәр Зәмдиханов. Турнир шартлары буенча, күчмә Кубокны Биештән турнирда узган ике ел рәттән җиңүче Апас мәктәбе волейболчылары алып киткән иде....
-
Апаслылар барган саен җиңеп кайталар
Районның яшь спортчылары Түбән Новгород өлкәсендә Россиянең Идел буе федераль округы самбо көрәше буенча беренчелеге һәм ил чемпионатында катнаштылар. 1997-1998 елларда туучылар арасында район спорт данын бу ярышта Альбина Сәлимуллина белән Мария Минкина яклады. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илгизәр Вәлиуллин әйтүенчә, шундый илкүләм мөһим ярышларда аның шәкертләре һәм...