22 декабрь 2015 яңалыклары
-
Сагынуга дәва бармы икән?
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хантимеров җитәкчелегендә делегация Картлар йортларында тәрбияләнүче райондашларга район башлыгы исеменнән Яңа ел бүләге тараттылар. Буа, Тәтеш, Кайбычтагы Картлар йортларында 14 райондашыбыз көн күрә. Аларның һәркайсы күчтәнәчләргә, изге теләкләргә канәгать булып, күз яшьләре аша рәхмәт әйтеп, сәламнәр җиткерүебезне үтенеп, илгә-көнгә иминлек теләп калдылар.
-
Улларының армиядән кайтуын билгеләп үткән әти белән әни янып үлгән
Чүпрәле районының Матак авылындагы төнге янгында өч кешенең гомере өзелүе турында хәбәр иткән идек. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Ачыкланганча, янгында 1968 һәм 1973 елгы ир белән хатын һәм аларның 2011 елгы туганнары вафат булган. Тикшерү фаразлары буенча, ир белән хатын олы улларының армиядән кайтуын...
-
Никахтан кайтып килүче егетнең юлда гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән 26 яшьлек егетне бүген җирлиләр. Фаҗига 20 декабрь көнне Башкортостанның Кушнаренко районында була. Юлда Татарстаннан килгән МАЗ машинасы Lexus белән бәрелешә. Егет никахтан кайтып барган, озакламый ул туй уздырырга җыенган булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, егет алдагы машинаны узарга каршы юлга чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән....
-
Нарядтан соң
Уйга батып, уйга чумып, Бер көн нарядтан чыктым. Алга табан барырга дип Замокка ачкыч тыктым. Бардым микән бер йөз метр - Алда тора машина - Өстә бик зур утлары бар, Ял - йолт итә, шашына. Чыкты эчтән бер гаишник - Өр, ди бу миңа карап Бик шикле бит күренәсең -...
-
Ындырчыда да туй гөрләде...
Апас ЗАГС бүлегендә Ындырчы авылы егете Динар Зәйнуллин һәм Кайбыч районы кызы Гөлия Назирова никахларын рәсмиләштерделәр. Яшьләр киләчәк язмышларын туган төбәгебез белән бәйләргә тели. Аларга саф мәхәббәт, якты киләчәк телибез.
-
Болынбалыкчыда Кызыл туй гөрләде
Илфар Гайнетдинов гомерлек яры итеп классташы Алинә Бикмөхәммәтованы сайлады. Егет - газ хезмәткәре, кыз - мәдәният йортында эшли. Яшь гаилә киләчәктә районда төпләнеп калып, туган төбәгебезнең үсеше өчен өлеш кертәчәк.
-
Апасның ЗАГС бүлегендә тагын бер яшь парның никахы теркәлде
Марсель Шәйхелмөхәммәтов һәм Апас кызы Сиринә Бикчәнтәева Кызыл туйларын билгеләп үтте. Марсель - һөнәре буенча төзүче, Сиринә - паспорт-виза бүлегендә эшли. Яшь парларны котлыйбыз, тигез, матур гаилә тормышы телибез!
-
Апаста иң өлкән әти билгеле булды
Дөньяга балалар аваз сала. Һәр нарасый үз бәхете белән туа. Әле күптән түгел генә Апаста 63 яшьлек ир-ат әти булу бәхетен татыды. Аның өченче баласы туды. Әлеге ир-атның тормыш иптәше 33 яшьтә.
-
Тузга язганы да була шул...
-Зур Күккүз авылы китапханәсе музее почмагында каен тузына, балчыкка язган китап битләре дә бар. Тагын берничә кызыклы экспонат-яңалиф, гарәп язуын татарча заманча телгә тәрҗемә иткән инде мәрхүмә Нәфисә Галиеваның гаилә архивыннан. Хәзер яңалиф, гарәп телендә язылган китап-бәетләрне тәрҗемә итәрлек кешеләр авылыбызда юк шул инде,-ди китапханәче Галия Җәләлиева. Китапханәче эшенә бик...
-
Апаста Үзәк чыршы ачу тантанасы 26 декабрьдә
Апаста Үзәк чыршыны ачу тантанасы быел 26 декабрьдә узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел Үзәк чыршы Яшьләр һәм ял паркына бизәлде.