23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Янгелдедән Миңлебәнәт әбигә 95 яшь тулды
Янгелде авылында гомер итүче Миңлебәнәт әби Нуртдинова үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Истәлекле туган көн бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиев та изге теләкләрен юллады. Миңлебәнәт әби бүген...
-
Соңдыр шул, соңдыр... (хикәя)
Эх, йөрәктәге яраларны төзәтеп булса икән. Үткәннәргә кире кайтып, бәхетле мизгелләрнең сәгать телләрен беразга гына туктатып, шул минутларда яңадан бәхеткә төренеп аласы иде. Кызганычка каршы, бу мизгелләрнең мөмкин түгеллеген Сылу аңласа да, никтер үткәннәрен, яшьлеген, беренче мәхәббәтен еш исенә төшереп уйга батып утыра. Сылу хәзер бер кыз үстерә. Ул берьялгызы....
-
Апаста Ана капиталы сертификатына 1129 гаилә ия булган
Районның пенсия фондыннан хәбәр итүләренчә, агымдагы елда Ана капиталының күләме үзгәрми. Ул 453 мең, 26 сумны тәшкил итә. Аны алу өчен икенче яки аннан соңгы баланың 2018 елның 31 декабренә кадәр тууы, яки нарасыйның шул вакытка кадәр уллыкка яки кызлыкка алынуы мөһим. Шул вакытта сертификат алу, аның акчасын куллану вакыты...
-
Апас районында вак урлаулар кабатлана
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре соңгы араларда вак урлашулар кабатлануын белдерә. Сенаж, сөт, фураж алып кайтканда хокук сакчыларына очраучылар бар икән. Әлеге чит милеккә кул сузучыларга административ штраф билгеләнә яки 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән чикләү каралган.
-
Атна кан басымы күтәрелүчеләргә ярдәмнән башланган
Район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлеге хезмәткәрләрен ял арасында тән температурасы күтәрелү, кан басымы уйнау сәбәпле еш чакырганнар. Яңа эш атнасы да кан басымы күтәрелеп ярдәм сораучылар белән башланып киткән. Иртәдән үк хезмәткәрләр ике чакыру кабул иткән.
-
Апас районында 23 көндә 14 кеше
Районның ЗАГС бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, агымдагы елның 23 көнендә 14 кеше вафат булган, 1 сабый дөньяга аваз салган.