Соңдыр шул, соңдыр... (хикәя)
Эх, йөрәктәге яраларны төзәтеп булса икән. Үткәннәргә кире кайтып, бәхетле мизгелләрнең сәгать телләрен беразга гына туктатып, шул минутларда яңадан бәхеткә төренеп аласы иде. Кызганычка каршы, бу мизгелләрнең мөмкин түгеллеген Сылу аңласа да, никтер үткәннәрен, яшьлеген, беренче мәхәббәтен еш исенә төшереп уйга батып утыра. Сылу хәзер бер кыз үстерә. Ул берьялгызы....
Эх, йөрәктәге яраларны төзәтеп булса икән. Үткәннәргә кире кайтып, бәхетле мизгелләрнең сәгать телләрен беразга гына туктатып, шул минутларда яңадан бәхеткә төренеп аласы иде. Кызганычка каршы, бу мизгелләрнең мөмкин түгеллеген Сылу аңласа да, никтер үткәннәрен, яшьлеген, беренче мәхәббәтен еш исенә төшереп уйга батып утыра.
Сылу хәзер бер кыз үстерә. Ул берьялгызы. "Елга да бит ике ярсыз була алмый", - дип тикмәгә генә җырламыйлар икән шул. Шундый авыр һәм моңсу чакларында аның яшьлектәге сөйгән яры, беренче мәхәббәте исенә төшә.
Сылу белән Заһитның әти-әниләре гаилә дуслары булганлыктан, алар кечкенәдән бергә уйнап үстеләр. Икесе ике авылда яшәгәнлектән, 6 ел күрешә алмадылар. Ул яшәгән авылга күчеп килгәндә Сылуга 16 яшь кенә иде әле. Буй җиткән, матур кыз Заһидның кара күзләренә, бигрәк тә кара мыегына бер күрүдә үк гашыйк булды. Баштарак дусларча гына очрашып йөрделәр. Ә менә соңыннан, үзләре дә сизмәстән бер-берсенә гашыйк булдылар.
Заһид мәктәпне бер ел алдан тәмамлап, педучилищега укырга керде. Икенче елны Сылу да өлгергәнлек аттестаты алып, шул ук уку йортына юл тотты. Бу вакытта алар икесе дә бик бәхетле иделәр, очрашу өчен дәресләр беткәнен зур түземсезлек белән көттеләр, көне буе бергә булсалар да, сөйләшәсе сүзләре һич бетми иде. Ләкин аларның бу шатлыклы, бәхетле көннәренә тормыш кагыйдәсе киртә куйды, Заһидны армиягә алдылар. Сылуның бүгенгедәй хәтерендә: ноябрьнең пычрак, салкын, яңгырлы төнендә Заһид аны кочаклап алды да: "Сылу, минем бер дә китәсем килми, көт мине", - дип пышылдады. Бергәләп ул чиккән яулыкның читендәге сүзләрне укыдылар. "Исән-сау әйләнеп кайт", - дип язылган иде анда. Ул аны көтәргә вәгъдә биреп озатып калды. Ике арада шигырь юлларыннан гына торган җылы хатлар йөрде, фотосурәтләр алышынды. Һәр икесе дә хатларны тәртип саннары сугып җыеп бардылар. Алар хәзер дә сакланалар әле.
Хезмәтен тутыргач, егет сөйгәне янына, алдагы тормыш юлларын бергә узарга дип ашкынып кайтса да, бергә булу насыйп булмады.
Беркөнне алар тагын очраштылар. Заһид үткәннәрне кире кайтарырга теләп сүз атып карау нияте белән аның янына килде. Тик кыздагы горурлык шул кадәр көчле иде ки, әйләнеп тә карамады.
Сылу тормышка чыкты, бер елдан балалары туды. Язмышмы яки ялгышмы - аның тормышы тиз таркалды.
Хәзер Заһидның да гаиләсе бар, бер кыз үстерәләр. Сукмаклары чуалган булган икән, алар уйламаганда, көтмәгәндә кабат очраштылар. Сылу белән Заһид бу сөйләшүдән әле хәзер дә бер-берсен яратуларын, сагынуларын аңладылар. Бәлки алар хәзер дә бәхетле була алырлар иде. Уртак бала да үстерерләр иде. Тик соң... Кабат килеп очрашкач йөрәк яралары тагын да ныграк авырта икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев