23 февраль 2017 яңалыклары
-
Әҗемдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичә
Бүген, 23 февраль көнне сәгать 11дә Әҗем авылы клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичә булды. Бу бәйрәмдә авылыбызның барлык ир-атлары да катнашты.
-
Цифрлы фотоаппарат Апаска кайтты
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗәләр ясады. Җиңүчеләр лотерея ярдәмендә ачыкланды. Апас районыннан Рифат Бәдретдинов цифрлы фотоаппарат отты. Аңа бу бүләк тантаналы шартларда тапшырылачак. Ә иң зур бүләк - телевизор Арча районына китте. Отыш иясе - Фирдания Мифтахетдинова.
-
Чатбаш авылы мемориаль һәйкәл янында
Бөек Ватан сугышында һәлак булучы авылдашларны искә алу чарасы. Сөнгатуллина Зөлфирә апа сугыш чоры баласы, әтисен күрмәгән, әти назын , әти яратуын тоймаган. Менә ул да мемориаль такта янына килеп оныгына әтисен искә ала. Сугышта катнашучыларны, һәлак булучыларны онытмагыз " улым, алар бит безнең тынычлыгыбыз өчен көрәштеләр, башларын салдылар, "-...
-
Зур Күккүз кызы республика олимпиадасыннан уңыш белән кайтты
Зур Күккүз урта мәктәбенең 9 класс укучысы Эльвина Сөнгатуллина татар теле буенча узган республика олимпиадасында призлы урын яулады. Аның җитәкчесе - Рәсим Хафизов. Эльвинаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Апаста Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр
Район мәдәният йортында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт узды. Биредә сугыш ветераннары хөрмәтләнде, ир-егетләребез хөрмәтенә иң матур изге теләкләр яңгырады. Сәхнә түрендәге җыр-моңнар да бары тик алар хөрмәтенә иде. Сугыш ветераннарына район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз...
-
Ә сез Җәлилнең шигырьләрен яттан беләсезме?
22 февральдә "Жәлил - безнең йөрәкләрдә" дигән сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе Дәвеш китапханәсендә үтте. Мәктәбебезнең 5-8 нче сыйныф укучылары М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Фәридә Гисматуллина 2 урынны яулаучы - 7 нче сыйныф укучысы Нуруллин Иреккә, 3 урынны яулаучы - 6 нчы сыйныф укучысы Шәфигуллин Ильназга грамоталар тапшырды. Укучылар китапханәдәге яңа...
-
Борнаш урта мәктәбендә Тыюлык дәресләре үтә
2017 ел Россиядә аеруча саклана торган табигый тирәлекләр елы дип игълан ителде.Шул уңайдан январь аенда Бөтенроссия тыюлыклар дәресе (Всероссийский заповедный урок) проекты старт алды.Әлеге чарада катнашучылар саны буенча Татарстан - иң алдынгылар рәтендә.Шушы проект кысаларында Борнаш урта мәктәбендә Идел-Кама Дәүләт тыюлыгына һәм Түбән Кама милли паркына багышланган бик матур дәресләр...
-
Әфганстан – йөрәк ярам
Сатмыш авылы китапханәсенә Әфганстан-Чечня жирләрендә хәрби хезмәтләрен үтәгән ир-егетләр очрашуга чакырылды. Алар авыл яшьләренә үзләренең истәлекләрен сөйләделәр. "Әфганстан йөрәк ярам" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә җырлар hәм шигырьләр белән үрелеп барды. Кичәдән соң Сатмыш hәм Янгелде авылы клубы мөдирләре зур ихтирамга лаек авылдашларын чәй табыны артында хөрмәтләде.
-
Апас яшьләре паспорт алды
Апаста гыйнвар һәм февраль айларында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Аларның шатлыгын бүлешергә әти-әниләре, якыннары да килгән иде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева яшьләргә иң изге теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Ватанны саклаучылар көне...
-
Апаста җәяүлеләрне хөрмәт итәләрме?
Дәүләт Думасында юл аркылы чыгу урыннарында "зебра", махсус юл билгеләре белән җиһазланган кичүләрдә закон бозучыларга штрафларны тагын да катгыйландырырга җыеналар. Билгеле булганча, хәзер Апаста һәм Каратунда шулай җиһазланган, кояш яктысы белән эшләүче светофорлар куелган, асфальтка ясалма каршылыклар урнаштырылган унга якын юл аркылы аша чыгу урыннары бар. Авылларда да мондый урыннар...
-
Иске Йомралыда Ватанны саклаучылар көнен бильярд өстәле артында каршыладылар - Фоторепортаж
Иске Йомралы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бильярд ярышлары узды. Биредә катнашырга теләк белдеручеләр күп булды. Тирә-күрше авыллардан да уенчылар килде. Җиңүчеләргә Рөстәм Мингазиев иганәчелегендә бүләкләр һәм Мактау грамоталары бирелде.