23 июль 2017 яңалыклары
-
Апаста яшь гаиләләр арта
Биектау егете Марат Касыймов һәм Сатмыш авылы кызы Ландыш Хисамиева районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштерде. Алар 22 июльдә Кызыл туйларын билгеләп узды. Яшьләрнең аңлашып, бәхет-шатлыкта озак яшәвен телибез!
-
Апаста яңа бина, яңа тукталыш
Апас үзәк музее янәшәсендә төзелүче 50 автомашинага исәпләнгән тукталышка туфрак -балчык, ком, бордюр ташлары кайтарылды һәм тигезләнде. Аның астыннан Әппәс күлләре, Совет, Муса Җәлил урамнары аша килүче инеш хәзер җир астыннан зур трубалар аша ага. Үзәк музей янкормасы төзелеше дә тукталмый. Төзүчеләр аның эчке бизәү эшләренә керештеләр. Ришат Җамалиев.
-
Шыгай авылы клубында музыкаль тамаша
21 июль көнне 11 сәгатьтә Шыгай авылы клубында "Балачак аланы" дип исемләнгән музыкаль тамаша булды. Сатмыш авылыннан Илшат Зарипов һәм Шыгайдан Флюр абый Гордеев катнашында "Уйнагыз гармуннар" кысаларында очрашу узды. Халык көйлэре, җырлар җырланды. Тамашачылар гармунчыларның тарихы белән таныштылар, балалар өчен онытылмас hәм файдалы очрашу булды.
-
Апас укучысы республикабыз белән США вәкиллеге оештырган лингвистик лагерендә ял итеп кайтты
Апас урта мәктәэбе укучысы Регина Гайнуллина кече яшьтән үк инглиз телен яратып өйрәнә. Әле яна гына ул республикабыз белән США вәкиллеге оештырган "Summer English Language Camp 2017" лингвистик лагерендә ял итеп һәм чит телен тагын да ныгытып кайтты. Регина "Инглиз теле буенча аерым казанышлары һәм халыкара узган чараларда курсәткән лидерлык...
-
Апаста трактор белән Газель бәрелеште
Район ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 20 июльдә Апасның Киров урамында трактор белән Газель автомашинасы бәрелешә. Техникага зыян килә.
-
Монополистларның койрыкларын бераз кистеләр
Елдагыча ел башы һәм уртасында торак-коммуналь хуҗалык, көнкүрештә кулланылучы газ, электр уты энергиясе җитештерүчеләр, аны кулланучыларга китереп җиткерүчеләр һәм күпсанлы арадашчылар тарифларны быел да тик кенә тотмыйлар. Татэнергосбыт"ның Апас бүлекчәсе белгече Илнур Сибгатуллов менә нәрсәләр җиткерде. -1 июльдән 1 киловатт электр энергиясеенә бәяләр авылларда яшәүчеләр өчен 9 тиенгә артып 2...
-
Автоинспекторлар рейдка чыга
Татарстанның барлык шәһәр-районнарында исерек хәлдә рульгә утыручыларга каршы көрәш игълан ителә. Белеп тор! РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс буенча, әгәр кеше салмыш килеш рульгә утырса яки үз машинасын исерек кешегә идарә итәргә бирсә, 30 мең сум күләмендә штраф, шулай ук 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Әгәр...