23 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Корбан гаете белән!
Мөселман кардәшләребез 24 сентябрьдә Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә өндәсен. Һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен. Элеккедән килгән гореф-гадәт буенча бу көнне мөмкинлеге булган кеше сәламәтлеге, иминлеге хакына корбан чала, мөэмин-мөселманнарга таратып, савап, әҗер ала. Укыган...
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ
Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт...
-
Каратунда “Озын толым” бәйгесе үтте
Авыл мәдәният йортларында, клубларда концертлар дәвам итә. Һәркайсы үзенчәлекле, кабатланмас программа әзерләп тамашачыны күпләп тартырга тырыша. Сәләтле райондашларыбыз бихисап икән бит безнең. Сәхнәне үз итеп рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә, гармунда да сыздыралар. 22 сентябрьдә Каратун мәдәният йортында "Озын толым" бәйгесе дә яшен-картын үзенә тартты. Сәхнәдәге озын толымлы кызлар залда...
-
Әбиләр чуагында – Кызыл туй
Көз муллыгы, гүзәллеге белән сөендергән, ямьле әбиләр чуагы барган көннәрдә Кызыл туйларын билгеләп үтүче райондашларыбыз да бар. Кече Бакырчы авылы егете Ленар Вәлиуллин тормыш яры итеп Урта Балтай кызы Алинә Мөхәммәтҗанованы сайлады. Яшьләр кавышу көннәрен якыннары, дуслары янәшәсендә истә калырлык итеп үткәрде. Алар шулай ук изге гамәл кылырга да онытмады....