23 октябрь 2015 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 23.10.2015
-
Якташыбыз Роберт Миңнегалиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән
"Ак Барс" банкының идарә рәисе Роберт Миңнегалиев үз вазифасыннан китә. Ул хәзер штаттан тыш нигездә Татарстан Президенты ярдәмчесе булып эшләячәк. Миңнегалиев Роберт Хәмит улы 1972 елның 5 июлендә Апас районында туган. Казан финанс-икътисад институтын, Чикаго университетының Югары бизнес мәктәбен тәмамлаган (2007). 1993-1996 елларда Казан сөт комбинатында эшләгән. 1996-1997 елларда -...
-
Иртәгә Апаста һава торышы бозыла
Бүген төнлә һәм иртәгә, 24 октябрьдә, кар явачак, көчле җил булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -2, 0, ә көндез +1, +2 градусны тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык, сак булыгыз.
-
Ел башыннан районда 28 янгын чыгу очрагы теркәлгән
-Ел башыннан районда 28 янгын чыгу очрагы теркәлде,-ди дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Раил Кашапов. -Көзгә кергәч аларның күләме арта-корымлы, сыланып акшарланмаган морҗа, төзек булмаган мичләр, электр чыбыклары сәбәпче моңа. Хезмәттәшләрем Рамил Вәлиев, Айрат Тимуршин, Илшат Шәфигуллин белән бергә ялгыз, авыр тормышлы һәм күп балалы гаиләләрне аерым контрольгә алдык. Сентябрь-октябрь айларында...
-
Апаста – “Варенье бәйрәме”
Район ветераннары Советы рәисе Мәнфүсә апа Хәкимҗанова безнең бәйрәмебезнең иң беренче кунагы булды. Ул кайнар чәй белән һәрбер вареньены авыз итеп, үз нәтиҗәсен чыгарды. Дуслар, әйдәгез! Рәхим итегез! Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итә!
-
Апасның тагын 6 гаиләсе Ана капиталына ия булды
Районның ЗАГС бүлегендә кабат әни булу бәхетен татыган 6 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары бирелде. Бүген сертификатның күләме - 453 мең 26 сумны тәшкил итә. Тантанада район башкарма комитеты һәм пенсия фонды бүлекчәсе вәкилләре катнашты.