24 март 2016 яңалыклары
-
Камил һәм Рамил җиңүче!
"Йолдыз" газетасы сайтында барган "Берегез - ай, берегез - кояш" бәйгесе тәмамланды. Иң күп тавышны Апастан Камил һәм Рамил Закировлар җыйды. Барлык катнашучыларның да фотолары һәм язмалары газета битләрендә урын алачак. Ә бәйгеләр дәвам итәчәк.
-
Биештә бадминтон буенча мәктәп укучылары арасында ярышлар узды
Район Спартакиадасы кысаларында 19 мартта Биеш мәктәбендә бадминтон буенча мәктәп укучылары арасында ярышлар узды. Биредә 14 команда катнашты. Егетләр арасында беренче урынны Альмир Гайнетдинов (Биеш), икенче урынны Адел Гайнетдинов (Болынбалыкчы), өченче урынны Айдар Гыйсмәтуллин (Чурибураш) алдылар. Кызлар арасында беренче өч урынга Гөлчәчәк Хәмидуллина (Биеш), Регина Шәрәфуллина (Чурибураш) һәм Альбина Галимҗанова...
-
Акхуҗа мәктәп укучылары Казанда фәнни укулар эшендә катнашты
21 мартта Акхуҗа мәктәп укучылары Казан шәһәрендә 14 Халыкара Каюм Насыри исемендәге фәнни укулар эшендә катнашты. ( 14 межрегиональные юношеские научно- исследовательские чтения Имени Каюма Насыри.) Зур уңышларга ирештек. Валиуллина Язгөл (җ.Валиуллин А.Г., Валиуллина З. Н.) һәм Давлетшин Нияз (җ. Мубаракшина.Э. М) Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән 2 дәрәҗәдәге диплом...
-
Районның ЗАГС бүлегендә Юнысовлар гаиләсенә парлы тормышка фатиха бирелде
Тәтеш районыннан Илфат Юнысов һәм Фирүзә Мингалиева никахларын рәсмиләштерде. Алар ЗАГС бүлеген бик ошатты һәм тантананың истәлекле булуын билгеләп үтте.
-
Апаста “Китап бәйрәме“ булды
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә "Татарстан китап нәшрияты" республикабыз районнарында "Китап бәйрәме" дип аталган зур әдәби-мәдәни чара үткәреп килә. Бу бәйрәм 24 мартта Апас мәктәбенең актлар залында да үтте. Чарада укучылар, китапханәчеләр, районыбыз мәктәпләренең татар теле укытучылары танылган шагыйрь, җурналист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире...
-
Олы Бакырчыда кышны озату бәйрәме булды
23 март көнне Олы Бакырчы мәдәният йортында "Яз килә-яз көлә" исеме астында кышны озату бәйрәме узды. Программада җыр-бию, төрле уеннар, коймак белән кайнар чәй, карга боткасыннан авыз итү - барысы да авылым халкы рәхәтләнеп ял итсен, күңел ачсын өчен оештырылган иде. Ландыш Моталлапова мәдәният йорты директоры.
-
Апаста туберкулез авыруы күбәя
24 март - туберкулезга каршы бөтендөнья көрәш көне Әлеге авыру йогышлы һәм бик куркыныч. Шуңа күрә дә сәламәтлек сагында торучылар үз-үзебезгә даими игътибарлы булырга чакыра. Узган ел районда 6 кешедә туберкулез авыруы билгеле булды. Алар флюорография узгач беленде. Вакытында ачыклаганга күрә, райондашларның сәламәтлеге алга таба бара. - Манту пробасы балаларга...
-
Апас егете Марат Сөләйманов гомерлек яры итеп Балтач кызы Рима Силинаны сайлады
Яшьләр Кызыл туйларын билгеләп үтте. Алар икесе дә медицина хезмәткәрләре. Димәк, гаиләдә дә, хезмәттә дә бер-берсенә терәк булырга уйлаганнар. Яшьләргә тигез, саф мәхәббәт телибез!