24 апрель 2017 яңалыклары
-
Апаска керү юлында машина капланды
Апаска Әнәле ягыннан керү юлында көндез машина капланды. Шофер артка чигенгәндә ялгышлык белән дамба астына төшеп китә һәм каплана. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Юл кырыена туктаганда юл читләренең юеш, кибеп җитмәвен дә истә тотыгыз, иптәш транспортчылар!
-
Еланнар иртә “уянган“
Апрель ае башында көннәр җылы торгач, быел еланнар да иртә "уянганнар" икән. Шуңа да урман-кырда йөрсәгез, бакчада эшләсәгез саклану чараларын күрергә тырышыгыз.
-
Апаста нәселле тана сатып алучыга 30 мең сумын кире бирәләр
-Әлегә кадәр район фермерлары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре Татарстаннан читтән нәселле терлек сатып алуда аерым кыенлыклар белән очрашалар иде. Моңа тотылган акчаларны өлешчә каплау өчен дәүләттән субсидия алу шактый читен булды. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының аерым карары буенча бу юнәлештә быелдан башлап яхшы яңалык бар-барлык документлары тәртиптә булган,...