24 май 2014 яңалыклары
-
Чыгарылыш спектаклен карарга килегез!
24 майда район мәдәният йортында "Сәләт" балалар иҗат үзәгенең Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге "Мушкетерлар" балалар театр коллективы Туфан Миңнуллинның "Шүрәле җан кисәгем" чыгарылыш спектакле белән чыгыш ясый. Башлана - 19.00 сәгатьтә. Керү - ирекле. Рәхим итегез!
-
Олы Бакырчы һәм Дәүләки мәктәпләрендә – Соңгы кыңгырау
Олы Бакырчы һәм Дәүләки мәктәбе коллективлары өчен дә Соңгы кыңгырау истәлекле һәм дулкынландыргыч булды. Быел Олы Бакырчы мәктәбенең 11 классын ике укучы тәмамласа, 9 классны тәмамлаучылар унау. Дәүләки мәктәбендә 6 укучы 9 сыйныфны тәмамлый. Биредә дә укучылар һәм укытучылар коллективы исеменә бик күп изге теләкләр яңгырады.