24 август 2016 яңалыклары
-
Апас кырларыннан хәбәрләр көлтәсе
Бүгенгә район күләмендә 4200 гектарда көзге чәчү эшләре үткәрелде. Бу билгеләнгән бурычның өчтән бер өлеше. Бүгенгә 3600 гектарда көзге арыш, 600 гектарда көзге бодай чәчелде. Иң нәтиҗәле эшләүчеләр рәтендә "Зөя" агрофирмасы, "Табар" һәм "Ибраһимов һәм К" хуҗалыклары. 12600 гектарда туңга сөрү, җир әзерләү эшләре төгәлләнде. Кырларга 22 мең тонна органика...
-
Урта Балтайда яшь гаилә төзелде
Урта Балтай егете Ринат Хәбибуллин гомерлек ярын туган авылыннан сайлады. Ул Раилә Хөснетдинова белән тормыш корып җибәрде.
-
Апаста туйлар гөрли
Апас егете Рамил Абделвәлиев һәм Кече Болгаер авылы кызы Чулпан Шакирова Кызыл туйларын билгеләп үтте. Муллык, байлык тантана иткән айларда гаилә юлына аяк баскан парларга ак бәхетләр телибез.
-
Алдан белгән оттырмас
-Россия күләмендә алкогольле эчемлекләр базарын дәүләт көйләвенә беренче адымнар ясалды. Хәзер район үзәгендә алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итүче 12 кибет, кафе-ресторанда һәр шешә спиртлы эчемлек ЕГАИС системасы аша теркәлә һәм сатыла. Бу эш тәртибе быелның 1 июленнән рәсми гамәлгә керде. Авыллардагы калган 79 сату нокталарында бу система киләсе елның 1...