24 октябрь 2014 яңалыклары
-
Апаста – Кызыл туй!
Бүген Апас егете Айдар Бәдретдинов һәм Клара Сафина кавышу мизгелләрен билгеләп үттеләр. Яшьләр киләчәктә районда төпләнеп калып, туган төбәкләрендә хезмәт итәргә уйлыйлар. Яшь гаиләгә район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
-
“Алтын Алка” һәм электр челтәрләрендә “янгын” чыккан
Бу хәбәр белән бик күпләр таныш. Бәхеткә каршы, хәбәрнең нигезендә чынбарлык түгел, ә уку-өйрәнүләр ята. Районда гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Анда коткару оешмалары да җәлеп ителде. Районның эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә, газ, электр челтәрләре хезмәткәрләре кискен хәлләр вакытында ничек...
-
Шыгайда торак йорт яна
24 октябрьдә, 7 сәгать 41 минутта Шыгай авылында йорт януы турында мәгълүм була. Янгын сүндерү машиналары 4 минут эчендә вакыйга булган урынга килеп җитә. Ләкин ут ялкыннары инде җәелергә өлгергән була. Хәзерге вакытта сүндерү һәм тикшерү эшләре бара. Бу йортта яшәүче өлкән яшьтәге хуҗа белән хуҗабикәгә район үзәк хастаханәсендә ярдәм...
-
КӨРӘШ КАРАРГА КИЛЕГЕЗ!
- Иртәгә, 25 октябрьдә, Апас мәктәбе зур спорт залында укучылар Спартакиадасы программасы нигезендә, милли көрәш буенча быел беренче зур бәйге үткәрелә. Тамашачыларны чакырып калабыз. 16 төрле үлчәү категориясе буенча командалар иртәнге тугызда теркәлү үтә, ярышлар 10.00 сәгатьтә башланачак, - ди район яшьләр эшләре һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
-
КЫШКЫ ВАКЫТКА КҮЧӘБЕЗ
26 октябрьдә сәгать укларын бер сәгатькә артка күчереп, кышкы вакытка күчәбез. Бу - сәгать укларын сезонлы күчерү булмаячак. Төнге икедә сәгать телләрен күчерергә онытмагыз!