24 ноябрь 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 24.11.2017
-
Апаста яшьләр кавыша
Танай-Турай авылы егете Илнур Вәлиуллин гомерлек яры итеп Дүртиле кызы Сиринә Сәмигуллинаны сайлады. Алар парлы гаилә юлына аяк басты. Илнур белән Сиринә яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен - Кызыл туйларын билгеләп узды. Районның ЗАГС бүлегендә якыннары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, гаиләнең беренче документын да алдылар. Яшь парларга бәхет яусын, Тигез...
-
Апасның батыр әниләре Мәүлид ашында хөрмәтләнде
Бүген Апасның "Рамазан" мәчетендә Мәүлид ашы узды. Апасның тәрбиягә бала алучы батыр әниләре һәм мөслимәләр мул сыйлы табыннар артына җыйналдылар. Мөслимәләр үз баласыдай якын күреп кеше баласын чын йөрәкләре белән тәрбияләүче әниләргә зур рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. - Бала ата-анасы...
-
Апаста Яңа елга әзерлек башланды
Көзнең фасылының соңгы аен ваклыйбыз. Инде Яңа елга әзерлек эшләре дә башланды. Чыршыларны бизәү, гирляндалар элү, бинага бәйрәм рухы өстәү эшенә һәр оешма, хезмәт коллективы кушыла. Мәдәният йорты каршында фонтан чыршыга әверелеп, концертка килүче райондашларны каршы алды. Бәлки гүзәл , матур чыршыны күреп, мамык, йомшак карлар да озак көттермәс.
-
Апас урта мәктәбендә халыклар дуслыгы чагылыш таба
Апас урта мәктәбендә халыклар дуслыгы фестивале узды. Төрле милләт вәкилләре киемнәреннән киенгән балалар әлеге милләтләрнең дәүләт символларын, гореф-гадәтләрне, милли ашларны, тормыш-көнкүрешләрен, мәдәниятен чагылдырдылар. Күңелле дә, эчтәлекле дә иде бу кичә.
-
Апаста Аналар көне уңаеннан “Зур Концерт“
27 ноябрьдә, 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында концерт уза. Биредә төрле оешмаларда хезмәт куючылар катнаша. 0+
-
Багыш клубында театр узды
Багыш авылы клубында "Әбиләргә ни җитми" спектакле булды. Авыл үзешчәннәре бу чарага бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Тамашачы да зул тутырып җыелды. Әлеге спектакль Чирмешән һәм Аюкөйдергән авылларында күрсәтеләчәк. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм җирле артистларның осталыгына югары бәя куеп, район сәхнәсенә чакырды.
-
Бакырчы өлкәннәре бар эштә киңәшче
Олы Бакырчыда мәчет ишекләре һәрчак ачык. Бирегә 30лап кеше йөри. Аксакаллар бар эштә башлап йөрүче һәм киңәшче.