24 декабрь 2017 яңалыклары
-
Иске Әнәле чишмәсе тагын да матурланды
Иске Әнәле чишмәсе узган һәркемгә яңа ел кәефе өсти. Иң зур Кыш бабай һәм Кар кызы да мөгаен биредәдер. Чишмә буена тагын бер чыршы да куелган. Тиздән ул бизәләчәк.
-
Апаста яшьлек туе!
Олы Бакрычыдан Салават Мөстәкыймов һәм Бакырчы кызы Алинә Миңнуллина парлы гаилә юлына аяк бастылар. Алар районның ЗАГС бүлегендә гаиләләренең беренче документын алды. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез. Уйларыгыз һәрчак бергә булсын Юлларыгыз булсын гел бергә Ак беркәнчек япкан бәхетегез...
-
Район Башлыгы Чыршысы 5 январьга билгеләнде
Мәктәп тормышында актив һәм тырышып, яхшы билгеләренә генә укучылар, төрле фәннәрдән район, зона, Татарстан һәм Россиякүләм олимпиадаларда, конкурс-акцияләрдә катнашып җиңгән, диплом-Грамоталарга лаек булган укучылар өчен район башлыгы Яңа ел чыршысы бәйрәме быел 5 январьда район мәдәният йортында үткәреләчәк. Бу тантанага районның барлык мәктәпләреннән дә иң-иң 350 укучы бала чакырылачак. Алар...
-
Апаста 2 кеше сыйфатсыз алкоголь корбаны булган
Татарстанда ел башыннан контрафакт, сыйфатсыз алкогольле эчемлек эчеп, чамасын белмичә кулланып барлыгы 640 кеше агуланган. Шуларның 237 -сен туганнары, табиблар берничек тә коткарып кала алмаган. Узган ел 11 айда агуланучылар 722 булып, 240 -гы вафат булган. Быелгы бу кара исемлектә ике апаслы да бар. Соңгысы районда яшәп, Казанда вахтада эшләгән,...