25 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
“Ел тәрбиячесе“ бәйгесе тәмамланды
Бәйгедә 11 балалар бакчасыннан 12 тәрбияче катнашты.
-
Түбән Барыштан Гөлсинә әби Гыйниятова: “Ходай сабырлыгым өчен озын гомер белән бүләкләде“
Түбән Барыш авылында яшәүче Гөлсинә әби Гыйниятова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршы алды. Акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева, Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова Гөлсинә әбигә изге теләкләрен юллап, бүләкләрне тапшырды.
-
«Алабуга Политех»: здесь готовят инженеров будущего
Инженерный колледж в Елабуге приглашает абитуриентов со всей страны и гарантирует им трудоустройство.
-
“Ел укытучысы“ бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Районда «Ел укытучысы » бәйгесе үтте. Биредә 14 мәгариф учреждениесеннән 17 укытучы һөнәри осталыгын сынап карарга теләк белдерде.
-
Сөйгән егете белән очрашуга җибәрмәгән өчен, укучы кыз әнисе һәм үги әтисе булган йортка ут төрткән
Кыз планын җентекләп кора. Ул үзенең бүлмәсендә караватка күп итеп әйберләр сала, кеше кыяфәте ясап, җәймә белән каплап куя. Аннары матур күлмәген киеп, сумкасын ала да чыгып кача. Гаражга барып, иске чүпрәк ала, аны бензин белән чылата. Чүпрәккә ут төртә һәм өй эченә ыргыта.
-
"Аларны икесен янәшә җирләделәр. Алсуны ире үтергәненә туганнары гына түгел, без дә ышанмыйбыз"
Тагын бер яңа гаилә төзелде дип сөенер урынга чәчләр үрә торырлык фаҗига турында сөйләргә туры килә. 20 гыйнвар көнне генә язылышкан пар гүр ияләре булды. Кияү кәләшне үтергән дип фаразлана... Аларны бүген Тукай районы Мәләкәс авылында җирләделәр. “Интертат” авыл җирлеге башлыгыннан эксклюзив версия тәкъдим итә.
-
Ящурны районга кертмик!
Илебезнең кайбер өлкәләрендә, аерым алганда, Оренбург якларында терлекләрне тикшергәндә, ящур авыруы диагнозы куелган.
-
Аграр көллияттә Студентлар көне билгеләп үтелде
25 гыйнвар – Студентлар көне уңаеннан көллияттә тантаналы концерт оештырылды.