25 февраль 2014 яңалыклары
-
Апас аграр көллиятенең “Тулай торак”лылар командасы көчлерәк
- Апас аграр көллиятендә Ватан сакчылары бәйрәм көннәрендә 4 төрле ял-спорт чарасы үтте, - диләр хәрби әзерлек һәм физкультура укытучылары Радик Галимҗанов белән Алмаз Мифтахов. Соңгысы - 25 февральдә көллият спорт залында дәресләрдән соң үткән "Ягез әле, егетләр!" исемле күңелле, мавыктыргыч спорт бәйрәмендә "Солдатлар" һәм "Тулай торак" егетләр командасы 8...
-
Апаста белгечләр түләүсез хезмәт күрсәтә
Күпфункцияле үзәкнең кабул итү көннәрен языгыз әле. Чөнки авылдан район үзәгенә һәр көн саен чыгып китеп булмый. Сәлимә Маликова. Сорауга үзәкнең җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова җавап бирә: - Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне башкаручы күпфункцияле үзәк Апасның Октябрь урамы, 44 йорт адресы буенча урнашкан. Биредә дүшәмбе, сишәмбе көнне 8-12 сәгатьләрдә (шимбә төшкә...
-
Ришвәтчелеккә каршы комиссия утырышы үткәрелде
Район Советы һәм башкарма комитетының кече залында Апас муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы булды. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе, коррупциягә каршы көрәш Советы рәисе урынбасары Алмаз Сабирҗанов рәислегендә узды. Шулай ук район башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты урынбасары, район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе, үзәк хастаханә баш табибы...
-
Апас табиблары Мактау кәгазьләренә лаек булды
Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллык намуслы хезмәте өчен район үзәк шифаханәсе теш табибәсе Эльмира Галимова Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук табиб-хирург Марсель Гыйниятуллин, шәфкать туташы Гүзәл Мөхәммәтҗанова, Сатмыш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алинә Баһавиева, Табар Черкене фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән Раиса Сусарина Татарстан Республикасы...
-
Апас волейболчылары көндәшләрен җиңә алмады
Апас мәктәбе спорт залында Апас, Сатмыш, Биеш, Буа һәм Тәтеш районнары ир-егетләр җыелма командалары районкүләм ачык волейбол ярышында очраштылар. Кискен һәм гадел барган бу турнирда беренчелекне буалылар яулады, тәтешлеләр - икенче, ә Апас яшьләре командасы - өченче урында. - Күңел төшенкелегенә бирелү өчен сәбәп юк, безгә ешрак очрашырга кирәк. Үз...