25 май 2017 яңалыклары
-
Чүри-Бурашта Соңгы кыңгырау бәйрәме
Чүри-Бураш мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә алдынгы укучылар, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән укытучылар хөрмәтләнде.
-
Болынбалыкчы мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме
Болынбалыкчы мәктәбе быел биш чыгарылыш класс укучысы тәмамлый. Бәйрәмдә алдынгы укучылар, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән укытучылар хөрмәтләнде.
-
Апаста “Нелегал-2017“ операциясе бара
Район миграция бүлеге җитәкчесе Айрат Сафиуллин әйтүенчә, бу чорда чит ил гражданнары аерым күзәтү астына алына. Аларның теркәлү урыннары тикшерелә, биредә яшәү-яшәмәүләре ачыклана. Районга килгән һәр чит ил гражданы ныклы күзәтү астында була. 22 майдан 25енә кадәр теркәлү законын бозган өчен 4 протокол төзелгән инде. 2 чит ил гражданинына Рәсәй...
-
Иске Йомралы мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңы
Иске Йомралы мәктәбе укучыларының да 25 май истәлекле бер көн булып хәтерләрендә калды. Чыгарылыш класс укучылары өчен бәйрәм кичәсе үтте. Биредә 11 классны - 1, 9 классны 12 укучы тәмамлый.
-
Апас урта мәктәбендә 79нчы тапкыр соңгы кыңгырау чыңлады
Апас урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме оешкан төстә узды. Биредә 11 классны 21, 9 классны 47 укучы тәмамлый. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Республиканың Мәгариф министрлыгы вәкиле Татьяна Бәширова, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина катнашты. Алдынгы укучылар, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән укытучылар хөрмәтләнде. Бу хакта тулырак "Йолдыз" газетасы...
-
Морзалар мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады
Морзалар урта мәктәбендә алты укучы 11нче, сигез укучы 9нчы классны тәмамлады. Бәйрәм чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина район башлыгы Мөрәҗәгатен җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләде. Шулай ук укытучы Бадрутдинов Рифатка район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән Мактау грамотасы тапшырды. Мәктәп директоры Рифат Бәдретдинов та укытучылар коллективын, укучыларны бәйрәм белән...
-
Борнаш урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме
Быел Борнаш урта мәктәбенең 11 классын быел 4 укучы, 9 классын 9 укучы тәмамлый. Мәктәптә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, шул ук вакытта азрак ямансу да бәйрәм бу укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен. Бәйрәмнең истәлекле мизгелләре фотоларда.
-
Чирмешән мәктәбен ике укучы тәмамлады
Быел Чирмешән мәктәбендә ике кыз балага соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмдә хуҗалык җитәкчеләре, мәгариф бүлеге вәкиле, куратор Гүзәл Хилавиева катнашты. Алдынгы укучыларга Мактау грамоталары, Дипломнар тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин имзасы белән Мактау грамотасы математика һәм информатика укытучысы Фидания Сәфәровага тапшырылды. Шундый эчтәлекле матур кичә бер сулышта узды да китте....
-
Каратун мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме
Быелгы уку елында Каратун мәктәбендә 198 укучы белем алды. 11 сыйныфны 11, тугыз сыйныфны 11 укучы тәмамлый. Тантанада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, мәгариф бүлеге, Каратун ветераннар Советы әгъзалары, дин әһелләре ветеран-укытучылар катнаштылар. Иң җылы, иң изге теләкләр күп юлланды. Уку алдынгылары, спорт һәм башка өлкәләрдә зур казанышларга ирешкән укучылар...
-
“Гөлчәчәк“ бакчасында һава шарларыннан иң оста чәчәк ясаучы
Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасы тәрбиячесе Альфира Гатауллинаны нәниләр дә, әти-әниләр дә үз итәләр. Коллективта да хөрмәтле ул. Тәрбиячеләр арасында уза торган районкүләм бәйгеләрдә дә еш катнаша Альфира. Әле күптән түгел генә ул "Иң яхшы мастер-класс" бәйгесендә катнашып, һава шарларыннан чәчәк ясау серләре белән уртаклашты. Жюри аның эшенә уңай бәя куйды.
-
Котлыйбыз!
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче кино күрсәтү хезмәте белгече Фәридә Булатова озак еллык намуслы хезмәте һәм юбилее уңаеннан "Татаркино"ның Мактау грамотасына лаек булды. Бу бүләкне аңа район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев тантаналы шартларда тапшырды.
-
Апаста район мөхтәсибе сайланды
Район үзәгендәге Җәмигъ мәчетендә зур чара булды. Биредә район мөхтәсибе сайланды. Биредә катнашучы дин әһелләре бертавыштан район мөхтәсибе итеп Мирхәт хәзрәт Җамалиевны сайладылар.
-
Иске Йомралы авылында балалар Сабан туена бүләк җыйдылар
1 июнь - балалар Сабан туе уңаеннан Иске Йомралы авылында укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре йорттан-йортка йөреп бүләк җыйдылар. Тальян моңнары, балаларның шат авазлары барлык авыл урамнарына таралды. Бизәлгән ат та әлеге йоланың күрке иде. Йомралылылар һәр капка төбе саен көтеп үз бүләген бирде, биюләргә кушылды.
-
Апас сәнгать мәктәбен 27 укучы тәмамлый
Апас балалар сәнгать мәктәбендә агымдагы атнада чыгарылыш класс укучыларының имтиханнары бара. Быел 27 укучы мәктәпне тәмамлап, сәнгать өлкәсендә башлангыч өстәмә белем алып чыга. 29 майда чыгарылыш кичәсе узачак.