25 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда кош гриппы йоктырган барлык тавыкларны якканнар
Татарстанда кош гриппы аркасында биш районда карантин игълан ителгән. Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/07/25/168504/
-
Волгоград шәһәрендә сәяхәт кылучы балалар истәлекле урыннарда булдылар
Кичә иртән Волгоград шәһәренә юлга кузгалган балалар исән-имин барып җитттеләр.
-
Волгоград шәһәрендә сәяхәт кылучы балалар сәлам юллыйлар
Кичә иртән Волгоград шәһәренә юлга кузгалган балалар исән-имин барып җитттеләр.
-
"Ефәк юлы -2018"нең дүртенче этабында Андрей Каргинов экипажы алга чыкты
"КАМАЗ-Мастер"ның алты командасының дүртесе, техник каршылыкларга очрап, шактый вакытын югалтты.
-
Бала хокуклары беренче урында
Районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, аның урынбасары һәм Республиканың Балигъ булмаган балалар белән эшләү, хокукларын яклау буенча җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килде. Республика кунакларын район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды, районда балалар өчен башкарылган эшләр белән таныштырды. Аннан Иске Әнәле авылында яңа гына сафка баскан татар мәктәбен карап югары бәя бирделәр.
-
Әлмәт үзешчәннәре Апаста
27 июль көнне, 19.00 сәгатьтә, Әлмәт районының “Авылым йолдызлары” җыр һәм бию ансамбле барлык апаслыларны Үзәк ял паркына күңелле кичәгә чакыра. Керү бушлай. (0+).