25 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Кече Күккүздә яшәүче Фәйрүзә әбигә 95 яшь тулды!
Тумышы белән Кама тамагы районы Каратал авылыннан ул. Бүген бердәнбер кызы, 75 яшьлек Равия апа тәрбиясендә гомер кичерә. Туганнары Суфия апа белән Сәлимә апа да һәрдаим әби янына килеп булышып торалар. - Рәхмәт барыгызга да, зурлаганыгыз өчен рәхмәт, бик озак яшәдем, һаман яшисе килә әле, - диде ул. Гөлзада Гатауллина.
-
"Кунелем турендэ"25.09.2013
-
Апаста Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек эшләре башланды
Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек эшләре турында сөйләшү булды. Җыелышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов алып барды һәм тәфсилләп киләчәккә эш планнары һәм шулай ук комиссия әгъзалары белән таныштырды. - Бу чарага хәзерлек бүгеннән башланырга тиеш. Ветераннарыбызны...