25 сентябрь 2015 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 25.09.2015
-
Апасның 53 мәчетендә дә Корбан гаете үтте
- Быелгы Гает гаҗәеп дәрәҗәдә оешканрак төстә һәм күләмлерәк булып үтте, - ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев. -Шөкер, районыбыздагы 53 мәчетнең һәркайсының ишекләре ачык иде. Аларга халык күпләп килде. Бик матур вәгазьләр вә азан тавышлары, Коръән сүрәләре, догалар авылларыбыз күгенә, күңелләребез түренә иман нуры таратты, тынычлык, сабырлык һәм милләтара...
-
Апаста туйлар гөрли
Чирү егете Айдар Әбүбәкеров Казан кызы Алинә Зәйнуллинаны гомерлек яр итеп сайлады. Яшьләр 25 сентябрьдә Кызыл туйларын билгеләп үттеләр. Айдар - МТК "Ак Барс" хезмәткәре, Алинә - чит телләр укытучысы. Әбүбәкеровлар гаиләсе киләчәктә районда калырга ниятли. Аларга район башлыгының Котлау хаты һәм бүләк тапшырылды.
-
Свияжскийда юл-транспорт һәлакәте теркәлде
25 сентябрьдә иртәнге 10.00 сәгатьтә Свияжский бистәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. "ГАЗ-53" машинасының җиңел машинага юл бирмәве әлеге һәлакәтнең сәбәпчесе", - диләр юл сакчылары. Нәтиҗәдә, җиңел машинага зыян килә. Бәхеткә, имгәнүчеләр юк.
-
Биюче кызыбыз Регина
Каратун кызы Регина Хисмәтуллина кечкенәдән биюне үз итте. Хәзер дә төрле бәйгеләрдә актив катнаша ул. Әле яңа гына Регина Яшел Үзән шәһәрендә узган "Татар кызы-2015" бәйгесендә катнашып призлы урын алып кайтты. "Җитәкчем, район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнара апа Галиәкбәровага мин бик рәхмәтле", - ди Регина.