25 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Апаста яшьлек туе
Апастан Зөлфәт Вилданов һәм Алсу Мөхәммәтшина парлы гаилә юлына аяк бастылар. Алар районның ЗАГС бүлегендә гаиләләренең беренче документын алды. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез. Уйларыгыз һәрчак бергә булсын Юлларыгыз булсын гел бергә Ак беркәнчек япкан бәхетегез Шау чәчәктә булсын...
-
Апас урта мәктәбе балалары музейга сәяхәт итте
Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 4 А классы укучылары танылган якташларыбыз белән якыннанрак танышу максатыннан, Олы Бакырчы авылында урнашкан Шәүкәт Галиев музеена һәм Тутайга Сара Садыйкова музеена сәяхәт иттеләр. Биредә алар күп кенә мәгълүмат тупладылар. Укучылар "Мәдәни көндәлек"ләрен дә алырга онытмаганнар иде.
-
Апаста яшьләр кавыша
Чирмешән авылы егете Таузих Камалиев гомерлек яры итеп Кече Бакырчы кызы Гүзәл Рәхимованы сайлады. Алар парлы гаилә юлына аяк басты. Таузих белән Гүзәл яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен - Кызыл туйларын билгеләп узды. Районның ЗАГС бүлегендә якыннары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, гаиләнең беренче документын да алдылар. Яшь парларга бәхет яусын,...
-
Зур Күккүз нәниләре юлда йөрү серләренә өйрәнә
Зур Күккүз балалар бакчасында "Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен яхшы бел" исемле чара узды. Аның төп максаты нәниләрне урамда, юлларда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә төшендерү, юл билгеләрен аера белергә өйрәтү. Балалар бәйрәмдә юл кагыйдәләренә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, дидактик уеннар уйнадылар, биремнәрне дә бик теләп үтәделәр. Кичәдә юл хәрәкәте...
-
Апастагы бакчачы Зәйнәп Яруллина киңәшләре
Алтын сары шарсыман бәрхет гөлләре минем бакчамны бизи. Аны матурлык өчен генә түгел, кортларны куркыту чарасы буларак та утыртырга мөмкин. Мисал өчен, кәбестә утырткан мәйданда аның булуы отышлы.