Апас-Тәтеш юл киселешендә яңа автобус тукталышы булачак
-Казан-Ульяновск федераль автотрассасының Әнәле чатында зур төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә. Аның Тәтешкә китә торган бер чакрымлык өлешен җиргә кадәр сүтеп, яңабаштан киңәйтеп салдык. Ике урынга бик ышанычлы су агу корылмалары куелды. Барлык эшләр төгәлләнгәч, Дүртиле ягына борылган җирендә яңа юлга бик матур автобуслар тукталышы урнаштырылачак,-ди Апас районара юл төзелеше...