25 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Күрше Тәтеш районында өч бала янып үлгән
Бу коточкыч трагедия Тәтеш районы Нармонка авылында була. Торак йортта янгын чыгып, 3 баланың гомере өзелә. Балаларның үле гәүдәләре янгын сүндерелгәннән соң табылган. Вакыйганың килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. Чыганак: http://prokazan.ru/news/view/97406\ http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/emergency/detail.php?ID=75063 фото:http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/emergency/detail.php?ID=75063
-
Бүген - соңгы көн
Безнең "Назлыдан-назлы ул - минем әни!" конкурсы тәмамлануга санаулы сәгатьләр калып бара. Катнашып өлгермәгән булсагыз, тизрәк ашыгыгыз! Кичкә кадәр конкурска язма-фотосурәтләрегезне кабул итәбез. Ә нәтиҗәләр белән сез якын арада безнең www.apastovo.ru сайтыннан һәм "Йолдыз" ("Звезда") газеталары битләреннән белә алачаксыз. фото: https://www.google.ru/search
-
Апас балалар хоккей командасы беренчелекне кунакларга бирде
Узган ялларда Апас боз сараенда 2003-2004 елда туган балаларның Апас хоккей командасы үз яшьтәшләреннән торган Ульян шәһәре хоккей командасын кабул иттеләр. Нәтиҗәдә, беренчелекне кунаклар яулады. Очрашуга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ульян өлкәсе буенча баш идарәсе начальнигы Киселев Игорь Викторович килгән иде. Ул үзенең улы өчен җан атып утырды.