25 ноябрь 2017 яңалыклары
-
"Дус класс серләре" тәмам... Җиңүчеләр билгеле
"Дус класс серләре" бәйгесенең район туры тәмамланды. Бәйгегә барлык мәктәпләрнең дә зур әзерлекләре салынган иде. Күргәзмәләр, чыгышлар тирән эчтәлеге, әти-әниләр, балалар активлыклары белән сокландырды. Б әйгедә беренче урынны Апас урта мәктәбенең 4А, 7В класслары, икенче урынны Табар Черкене, Апас урта мәктәбенең 5А классы, өченче урынны Борнаш, Иске Йомралы, Морзалар мәктәбе...
-
Борнаш урта мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан кичә
"Әбиләр сүзе - акылның үзе" дип исемләнгән бай эчтәлекле тәрбияви чара үткәрелде (оештыручылар Бикмурзина Фирдәвес һәм Фәйзуллина Ләлә). Бәйрәм кунакларыбыз - дәү әниләр, куп санлы оныкларына һәм оныкчыкларына яхшы дәү әни булу, гаиләдә татулык,туганнар арасында бердәмлек булдыру серләрен ачтылар. Гыйбрәтле мисаллар, кыйссалар аша укучыларга үгет нәсихәтләрен, төпле киңәшләрен бирделәр.
-
Кызылтау авылында “Ана назы җирдә мәңгелек” исемле кичә
Бүген Кызылтау авылы китапханәсендә "Әниләр көне"нә карата күп балалы яшь әниләрне чакырып "Ана назы җирдә мәңгелек" исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә әниләргә багышлап эчтәлекле, җылы нәфис сүзләр, матур җырлар яңгырады. Әниләргә төрле сораулар, табышмаклар, ситуацияләрдән чыгу очраклары турында әйтелде.Әниләр үзләренең җыр-моңга гашыйклыкларын да күрсәттеләр. "Бирде әңкәм өч хәзинә,өч саф...
-
"Дус класс серләре" бәйгесеннән фоторепортаж
-
Апаста "Дус класс серләре" бәйгесе бара
Бәйгедә 20 мәктәп катнаша. Ата-аналар комитетлары һәм балалар дуслык серләре белән уртаклаша. Кул эшләреннән күргәзмәләр дэ оешкан.
-
Аграр көллияттә файдалы дәрес
Апас аграр көллиятендә тарих һәм җәмгыятә белеме укытучысы Рөстәм Сәмитов парламент дәресе үткәрде. Парламент төзелеше, Конституцияләр тарихы, дәүләт хакимияте органнары системасы турында күп мәгълүмат алды студентлар. Дәреснең максаты хокукый культура тәрбияләү, үз дәүләтеңне, дәүләт эшлеклеләрен хөрмәт итү сыйфатлары ныгыту иде.
-
"Кияүгә чыгам әле "
Кече Болгаер мәдәният йортында Халисә Нигмәтуллинаның "Кияүгә чыгам әле " дигән лирик комедиясе сәхнәләштерелде. Авыл үзешчәннәре бу чарага бик ныклап әзерләнделәр. Җырлы-биюле тамашаны халык яратып кабул итте.