25 декабрь 2017 яңалыклары
-
“Иң матур сын – бездә!“ катнашучылары
Ындырчы авылы мәктәп-балалар бакчасы Иске Йомралы "Сандугач" балалар бакчасы Дәүләки мәдәният йорты Кызылтау авылы мәдәният йорты Акхуҗа балалар бакчасы Чури-Бураш авылы «Свияжный» балалар бакчасы Тутай "Миләшкәй" балалар бакчасы Болынбалыкчы авылы мәдәният йорты Апас үзәк китапханәсе Минкиннар гаиләсе. Югары Акхужа авылы Рәмзия Сунгатуллина. Кормаш Югары Балтай клубы Рамилә Шәрәфуллина. Чурибураш Гатауллин...
-
Апас мәктәбе укучылары җиңү яулады
Апас урта мәктәбе укучылары Гибадуллина Регина, Салимуллина Ильмира, Илалова Адилә республикакүләм "Листая страницы истории школы" һәм "Их именами названы улицы..." конкурсларында катнашып, җиңүгә ирештеләр. Котлыйбыз, киләчәктә дә Зур үрләр яулауларын көтеп калабыз.
-
Тизлек яратучыларны автоинпекторлар белән юл-транспорт аварияләре сагалый
Соңгы берничә көндә юлларда тизлек режимын сакламаучы шоферлар Апас эчендә, Зөя күперендә һәм Апас-Чирмешән арасында берничә авария сәбәпчесе булдылар. Юлларда бозлавык саклана, көне-сәгате белән кар ява, буранлый. Сак булыгыз, гомерләр бер кенә бирелә, райондашлар!
-
Музейда махсус күргәзмә дәвам итә
Апас сәгатьчесе Назыйф Салаватовның музейга бүләк иткән стена, кул сәгатьләреннән төзелгән махсус күргәзмә дәвам итә. Бу экспонатларның барысы да диярлек келт-келт итеп вакыт саный. Араларында ярты сәгать, бер сәгатьтән соң бик матур итеп чыңлап-җырлап җибәрүчеләре дә бихисап.
-
Апас музеенда Яңа ел күргәзмәсе
Апаста яшәүче, тумыштан якты кояш нурын күрмәүче Илүзә Галиева сизгер куллары белән яратып ясаган энҗе-мәрҗән-чәчәкле кул эшен һәм БРАЙЛЬ алфавитын кулланып шулай ук үз куллары белән язган Котлау открыткасын район үзәк музеена бүләк итте.
-
Күрше Кама Тамагы районының гипс руднигында шартлау булган
Шартлау вакытында ике кеше һәлак булуын да хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Төнлә белән 3.сәгать 45 минутта эшчеләр "Крот" тибындагы машинада шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән булалар. Эшчеләр өслеккә күтәрелгән вакытта шахтага керү урыныннан биш метр ераклыкта кинәт шартлау була. Шартлау булган урында...