26 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Апаста – сихри кыш
Бар дөнья аклыкка, табигать сихри гүзәллеккә төренгән. Агачлар, куаклар, хәтта баш калкыткан кечкенә генә үләннәр дә туй килмәге кигән кәләш сыман. Кызыл алка таккан миләш, баланнар да бәйрәмчә бүген. Мәңге яшел чыршыларны, сылу каеннарны күрегез сез! Әйдәгез, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, шушы гүзәллеккә бер күз салып алыйк, сокланыйк, хозурланыйк әле.
-
Апаста Ясминә, Ислам, Инсаф исемнәренә өстенлек бирәләр
Агымдагы елда Апас районында 10 бәләкәч дөньяга аваз салган. Аларның алтысы - малай, дүртесе - кыз, Әти-әниләр Ясминә, Замирә, Зәринә, Ислам, Инсаф, Рамзан, Солтан, Аяз исемнәренә өстенлек биргән. Бер гаилә сабыена Хадиджа исеме кушкан.
-
2016 елның өлкән язылышучылары да мәгълүм булды
Иргә - 67 яшь, хатынга - 65 яшь. Алар Апасның ЗАГС бүлегендә үзләренең яшь гаиләләрен рәсмиләштерделәр.
-
Апаста 2016 елда тантаналы рәвештә язылучы беренче пар – Равил һәм Алинә Абдуллиннар!
Апас егете Равил Абдуллин гомерлек яры итеп Саба кызы Алинә Головиеваны сайлады. Яшьләр Кызыл туйларын билгеләп үтте. Тантаналы шартларда дуслар, туганнар, әти-әниләр белән туй иттеләр. Яшьләрнең аяклары җиңел булсын, яңа гаиләләр тусын. Абдуллиннар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, гомерлек мәхәббәт телибез!
-
Татарстанда "дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән
Әлеге мәгълүматларны Россия Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җиткерә. Татарстанда бу көнгә "дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән. Шуларның сигезе - Казанда, өчәр очрак - Чаллыда һәм Питрәч районында, диелә. Республикада узган атнада кискен тын юллары авыруының 16 229 очрагы теркәлгән. Шуларның 8088е - Казанда....
-
Апас спорт данын яклап Чистайга!
Апас "Алтын алка" Боз Сараенда мәктәп укучылары арасында Татарстанкүләм "Алтын Алка" хоккей зона сайлап алу ярышларында 2002-2003 елларда туучылар арасында беренче тур үтте. Ярышлар ике көн рәттән барды һәм аларда 6 районнан ун команда катнашты. Апаслылар барлык көндәшләрен дә бирелдереп беренче урынга чыкты. Апас спорт данын алар февраль аенда Чистайда...