26 февраль 2018 яңалыклары
-
Апаста һава торышы бозылуы ихтимал
Район гадәттән тыш хәлләр идарәсе бүген төнлә һәм иртәгә Апаста һава торышының кискен үзгәрүе хакында кисәтә. Кар явуы, юлларда кар көртләре хасил булырга, көчәйгән вакытта җилнең тизлеге 12 м/с җитәргә мөмкин. Температура көндез -16, -19 градус, ә төнлә -19 градус салкын булачак. Юлларда сак булыгыз!
-
“Минем әти – супер“ бәйгесе тәмам. Җиңүче билгеле!
Әтиләрне ничек яратуыбызны тагын бер кабат исбатладык. "Минем әти - супер" бәйгесенә ишелеп фотолар килде. Барлыгы 30 кеше бәйгедә катнашты. Тавыш җыю да бик кызу барды. Нәтиҗәдә 775 тавыш җыеп Рамил Рәхмәтуллин җиңеп чыкты! Котлыйбыз! Яңа бәйгеләрдә тагын да актив булырсыз дигән теләктә калабыз. Бүләкләү өчен үзебез хәбәргә чыгачакбыз.
-
Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк
Быел гыйнвар каникулындагы ял көнен җомгага - 9 мартка күчерделәр. Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Быел 8 март пәнҗешәмбегә...
-
Морзалар мәктәбе укучылары - “Тамчы-шоу“ җиңүчеләре
Морзалар мәктәбе укытучылары Сиринә Шәяхмәтова, Әлфия Сираҗиева җитәкчелегендәге "Йолдызлар" командасы "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып, җиңү яулаганнар. 8 сыйныф укучысы Алия Заһретдинова һәм 7 сыйныф укучылары Сәйдә Сөнгатуллина, Зөлфия Низамова Кукмара районы Нырты урта мәктәбенең "Сәләт" командасы белән көч сынашканнар. Тиздән бу тапшыруны ТНВ каналыннан карап булачак.
-
Апас тәрбиячеләре “Ел тәрбиячесе“ бәйгесенең зона турында катнаша
Бүген Апас "Салават күпере" һәм "Кояшкай" балалар бакчалары тәрбиячеләре Гөлназ Вәлиуллина һәм Энҗе Гыйсмәтуллина район данын яклап Югары Ослан районында узучы "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең зона турында катнашалар.
-
Ашханәне ник тикшергәннәр?
Кибет киштәләре, рәсми рөхсәт ителмәгән урыннарда, базарларда, ашханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләрдәге ит продуктларын тикшерәләрме? Рамил Биккулов. Фиргать Сафин, Татарстан дәүләт ветеринария күзәтчелеге Апас районара инспекциясе җитәкчесе: -Бу безнең туры вазифабыз. Ел башыннан сату нокталары, ашханә-кафеларда.планлы 250 тикшерү үткәрдек. Урыннардан килгән сигналлар буенча безнең безнең җаваплылыктагы 7 районда планнан тыш 100...
-
2018 елда Татарстанда 67 яшь гаиләгә торак алырга ярдәм күрсәтеләчәк
2017 елда 61 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү өчен 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. 2018 елда Татарстанда 67 яшь гаилә торак алачак. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен республикада "Торак" федераль максатчан программасы 2006 елдан тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 7 771 яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен...