26 апрель 2015 яңалыклары
-
Апаста транспортны исәпкә алу һәм исәптән төшерү эшләре туктатылды
Халык игътибарына! Хезмәткәре отпускага китү сәбәпле, Апас районының ЮХИДИ бүлекчәсендә 24 апрельдән 25 майга кадәр транспортны исәпкә алу һәм исәптән төшерү эшләре башкарылмый. Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbE5Hc21EdGpEeHBKUDZ0SWhFXzRnUlYwdWpQNnN5ZTVXV0Q5Uzlwdlc1RHBqb3ZRcDVHNzU5X1ZOcUZfWmE4NlhaOFFVUjVrVWE0N2J0NzJqUHpwLUhNM3RpNHA1eUFLenFqRm9jdko4ZzhuT0NFUWQ2YnlMZTBwd0hHdkd3X3FObmZCam9lQ1F0OGlxMEQ3YjdZV2lR&b64e=2&sign=039d5ee3ef45d00781499ca64f605b32&keyno=0
-
Район үзәгендә фонтаннар булачак
Быелгы җәйге төзелеш сезонында район үзәгендә кимендә берничә җирдә яңа типлы, автомат режимда эшләүче фонтаннар пәйда булуы көтелә. Моның өчен акчаны Татарстан бюджеты бирә, җирле бюджет мөмкинлекләре дә каралган. Шул исәптән халыктан җыелган үзара салым акчалары фонды да кулланылуы мөмкин. Билгеле булганча, авыл җирлеге аша җыелучы бу һәр кешедән 300...
-
Апаста төннәрен тагын да яктырак булачак
Апасны төзекләндерү программасы дәвам итә. Район үзәгенә Казаннан сакчыл технологияләр генә кулланучы төзелеш компаниясе вәкилләре килде. Апасның әйләнеч юлы боҗрасы, Каратун ягыннан Апаска керү олы юл читләрендә җирне бораулап, тимер нигез-терәкләр монтажланды, шуларга махсус тимер, декоратив яктырту баганалары куела башлады. Аларның гомуми саны 100 дән артык булып, реконструкцияләнгән яктырту линияләренең...
-
Сәламәтлек почмагы: районның баш табибы заварканың организмга тәэсире хакында аңлата
Заварка эчеп кенә авыруларны җиңеп буламы? Гомумән, заварканың безнең организмга тәэсире нинди? Районның баш табибы Линар Әхмәтянов шул хакта сөйли: - Чәй - рухны күтәрә, йөрәкне йомшарта, фикерне җыя, ялкаулыкны бетерә, - дип язган Көнчыгыш философы, табиб Абу Али Ибн Сина. Чәй урта һәм өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча файдалы дип...
-
Апасны да читләтеп узмаган Чернобыль афәте
Бу тарихта 20нче гасырның коточкыч бер вакыйгасы буларак уелып калган. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогында шартлау була. Нәтиҗәдә, реактор тулысы белән җимерелә һәм һавага шактый күләмдә радиоактив матдәләр тарала. Бу афәт безнең Апасыбызны да читләтеп узмый. Район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина белдерүенчә, районыбыздан...