26 июль 2017 яңалыклары
-
Апаста иртәгә “Тоннель“ операциясе узачак
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренә караганда, иртәгә Апаста иртәнге сәгать 6дан 7 сәгать 30 минутка кадәр "Тоннель" операциясе узачак. Бу операция руль артына аек булмаган хәлдә утырган транспортчыларны тоткарлау максатыннан үткәрелә. Юлларда имин йөрик!
-
Апаста малайлар күбрәк туа
Районның ЗАГС бүлегендә агымдагы елның 6 аенда 24 бала теркәлгән. 14 малай һәм 10 кыз бала дөньяга аваз салган. Аларның 6-сы тулы булмаган гаиләдә туган. 12 хатын-кыз тәүге тапкыр әни булу бәхетен татыган. 9-ы - гаиләдә икенче бала. Ике гаиләнең өченче, 1 гаиләнең дүртенче баласы туган. Шул ук вакытта 6...
-
Апаста су юллары яңартыла
-Апас урамнарындагы суүткәргечләрнең яртысы диярлек -4,5 километр озынлыкта-элеккечә җирне ертып, асфальтны ватып траншея казымыйча гына яңартыла. Моның өчен подрядчы оешманың ике бик көчле һәм заманча җир астыннан горизонталь бораулау махсус техникасы кулланыла. Борау исә җир асты коммуникацияләренә зыян салмый-элемтә һәм электр кабельләре, басым астындагы элеккеге суүткәгечләр-аларны әйләнеп үтә. Бу заманча...
-
Махсус комиссия мәктәпләрнең уку елына хәзерлеген тикшерде
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев җитәкчелегндә, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, санэпидемстанция белгече Мөсәлим Бәширов, район гадәттән тыш хәлләр бүлеге инспекторы Илшат Шәфигуллин һәм мәгариф бүлеге белгечләре катнашында махсус комиссия район мәктәпләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерде. Биредә мәктәпләр, балалар бакчаларының ремонты, котельныйларның, мәктәп яны участоклары, яшелчә саклагычлар, спортзалларның тиешле...
-
Черкидән ничек сакланырга?
Яңгырлар туктаганга сөенергә өлгермәдек, озынборын һәм черки бирә кирәкне! Кичен урамга чыгам димә, җиләккә исә баштан-аяк төренеп, спрей сиптереп баруның да файдасы юк. Бер тешли башласа, тегүче кебек "тегә". Дөрес, төне буе су буенда утыручылар бар, алар янына черки дә, озынборын да якын килми. Сәбәбе нидә соң? Баксаң, бөҗәкләрнең яраткан...
-
Апас электриклары һәрвакыт эштә
-Район электр челтәрләре коллективы эштә дә, спортта һәм ялларында да бердәм,-ди коллектив җитәкчесе Ленар Гафаров. -Без быел да районыбызның электр хуҗалыгын камилләштерүгә зур игътибар бирәбез. Район территориясендәге югары көчәнешле электр линияләренең гомуми озынлыгы 1 августка 460 километр, урам ут линияләренең гомуми озынлыгы 500 километр тәшкил итә. район кулланучыларына электр энергиясе...