26 декабрь 2013 яңалыклары
-
Кыш бабай – Черкеннән, Кар кызы – Борнаштан
- "Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче Балалар Думасы депутатлары Кыш бабайлар һәм Кар кызлары бәйгесе оештырдылар. Унҗиде мәктәптән килгән кыш кунаклары милли биюләр, җырлар башкардылар, кызыклы шигырьләр сөйләп осталыкларын күрсәттеләр. Ә шулай да иң осталары булып, барлык биремнәрне дә үтәп Кыш бабайлар арасыннан Черкен мәктәбеннән Василий Орешкин һәм...
-
Рөстәм – республикада беренче
Апас аграр көллияте укытучысы Рөстәм Мингазиев һөнәри белем бирү уку йортлары арасында узган республикакүләм бәйгедә "Иң яхшы укытучы" исеменә лаек булды. Рөстәм Мингазиев ике дистә елга якын балаларга белем бирә. Шул ук вакытта 13 елдан бирле шоферлар әзерләүгә зур өлеш кертә, юл иминлеге хәрәкәте дәресләрен алып бара. - Ел саен...
-
“Йолдыз”ның тугры дуслары өчен
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезне Яңа ел бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм бары тик яхшылыклар, изгелекләр генә телибез. Киләсе елларда да бергә булсак иде! 5 һәм 8 январь - редакциядә эш көне. Сезне көтеп калабыз!
-
Яңа ел төнендә – “Апас хәбәрләре”!
31 декабрь - сишәмбе көнне кичке 23 сәгатьтә, ТНВ каналы аша район башлыгы Рәшид Заһидуллинның Яңа ел мөрәҗәгате тәкъдим ителә. Шулай ук "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе тарафыннан узып баручы 2013 елга йомгак та ясалачак. Хөрмәтле райондашлар! Әлеге серле, могҗизалы кичтә ирешелгән уңышлар һәм күңелле вакыйгаларга бергәләп сәяхәт кылыйк!
-
Балтай егете Илнар
Елан елында Урта Балтай егете Илнар Гайнетдинов хәрби бурычын үтәде. Әти-әнисен, туганнарын сөендереп, хезмәтендә макталып, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан солдаттан кайтты ул. Илнар Ерак Көнчыгышның Уссурийск шәһәрендәге ракета гаскәрләре һәм артеллериясендә шофер булып хезмәт иткән. Әти-әнисенә командирларыннан рәхмәт хатлары да еш килеп торган. - Тормыш мәктәбе бик әйбәт булды. Күп...