26 декабрь 2016 яңалыклары
-
Апастан Афарт бабайга 90 яшь тулды
Апас авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Афарт Насибуллин үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Юбилярны бу олы бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов та изге теләкләре һәм...
-
Апаста яшьләр кавыша
Әлмәндәр егете Азамат Әхмәтшин һәм Зур Күккүз кызы Ләйсән Яруллина Кызыл туйларын билгеләп уздылар. Алар районның ЗАГС бүлегендә никахларын рәсмиләштерделәр. Әхмәтшиннар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итәбез, сүрелмәс мәхәббәт, тигез, тату гаилә юлы телибез.