27 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Апас хоккей командасы финал ярышларында көч сынашачак
Апасның «Зөя» хоккей җыелма командасы Татарстан чемпионатында үз дивизионында 19 команда арасында дүртенче урында бара. 24 гыйнварда Апас бозында ул Сабаның «Тимерхан» хоккей командасын кабул итте һәм 7:3 исәбе белән җиңде. Бу атна ахырында апаслылар Чирмешән районы командасы белән очрашачак. Апасның яшьләр хоккей командасы «Алтын алка» ярышларында Идел аръягы районнары...
-
Бакырчылылар хуҗасыз эткә һәм аның балаларына хуҗа эзлиләр
Олы Бакырчыда хуҗасыз эт турында язган идек. Хәзер бу этнең балалаганын хәбәр иттеләр. Авыл халкы бу этнең бирегә аучылар белән килеп, адашып калган булырга тиешлеген белдерәләр. Бакырчылылар бу эткә һәм аның балаларына хуҗа эзлиләр.
-
Югары Ындырчыда төтенгә баткан өйдә ир-ат гәүдәсе табылган
Югары Ындырчыда кеше үлеме белән бәйле тагын бер янгын очрагы кабатланды. Үзбәкстанда яшәп, 6 еллар элек районыбызга күченеп кайткан 1959нчы елгы ир-атны төтенгә баткан өендә гүдәсенең урта бер өлеше янган хәлдә табып алалар. Ул яткан җирдә тәмәке төпчекләре табыла. Янгын сүндерүчеләр фаразлавынча, янгын тәмәке тартканда саксыз кылану нәтиҗәсендә чыккан булырга...