27 март 2025 яңалыклары
-
Апаста юл куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр
Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Биредә һәлакәтләрен киметү, иминлекне саклау, кисәтү чараларын арттыру бурычы куелды.
-
Табар Черкене мәктәбендә балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Комиссия вәкилләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, балаларның көнкүреше, шөгыльләре, ял вакытларын файдалы уздыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
-
Апаста зурлап ифтар ашы уздырылды
Үзәк ресторанга мул сыйлы табыннар артына якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләр, мөмкинлеге чикле райондашларыбыз, дин әһелләре, хөрмәтле өлкән яшьтәге җитәкчеләр җыелды.
-
Томат суты эчәклек өчен файдалы
Үзегезгә саклап куегыз.
-
Ләйсән Үтәшева гаиләсенә кайгы килгән
Нәфис гимнастика остасы һәм телевидение алып баручысы Ләйсән Үтәшева гаиләсендә кайгы. Аның бабасы Солтангарәй Кираев вафат. Экраннар йолдызының якын кешесе Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылында яши иде. Аңа 87 яшь булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
-
Иске Йомралыда ифтар ашы узды
Иске Йомралы авылында яшәүче ир-атлар мәчеткә ифтар ашына җыелды.
-
Апаста юл төзүчеләр куркынычсызлык хакында сөйләштеләр
Юл төзелеше өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр районның дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев, Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең райондагы баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков һәм башка җаваплы оешма вәкилләре белән очрашты.
-
Шыгай авылы өлкәннәре кабат ифтар ашына җыелган
Шыгай авылы мәчетендә ифтар ашлары еш уза. Ураза тотучы дин кардәшләр күмәк табыннар артында авыз ача.
-
Апаста өлкән хезмәттәшләрне хөрмәтлиләр
Районның Әлфия Сафиуллина җитәкчелегендәге үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы коллективы үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне ифтар ашына чакырды.
-
Апаста өлкән кешегә мошенниклар шалтыраткан
Районның социаль фонд бүлеге сак булырга һәм мошенниклар хәйләләренә эләкмәскә өнди.
-
Апаста учаклар ягу тыела
1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Өмәләрдән соң учак ягарга теләүчеләр дә булыр.
-
Апаста 1 шоферга суд карары чыккан
Районда март аенда 1 машина йөртүчегә катгый җәза бирелгән.
-
«Лада Гранта» бәясенә нинди «Мерседес» алып була?
Россиядә «Lada Granta» бәясенә 3 ишекле «Mercedes-Benz CLC» сатып алырга мөмкин. Бу хакта «За рулем» журналы автоэксперты Александр Виноградов хәбәр итә.
-
Котлыйбыз!
Апаста яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез Кәбирова Гөлнара Фәнис кызы 27 мартта туган көнен билгели.
-
Чирмешән авылы мәдәният йорты зур үзгәрешләр кичерә
Биредә мәдәният йортларын төзекләндерү буенча республикакүләм программа нигезендә күләмле капиталь төзекләндерү эшләре бара.