27 сентябрь 2012 яңалыклары
-
“Алтын алка” “Йолдыз”лы булды
Тиздән «Алтын алка» Боз сарае спорт сөюче райондашларыбыз өчен үзенең ишекләрен ачачак. Бүгенге көндә анда төрле секцияләргә гаризалар кабул ителә. Шулай ук җыештыру, матурлау, бизәү эшләре дә тулы куәтенә бара. Редакция коллективы да иң беренчеләрдән булып һәм бердәм төстә бизәү, матурлау эшенә үзеннән өлеш кертте. Без - йолдызлылар барлык коллективыбыз...
-
Кызыклы сәяхәт
25 сентябрьдә район Пенсия фондында "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Беренчеләрдән булып бирегә кунакка Чурибураш мәктәбе укучылары килделәр. Алар биредәге эшнең барышы белән кызыксынып таныштылар. Бүлек белгечләре тәфсилләп эш алымнары, бу өлкәдәге яңалыклар турында сөйләделәр, укучыларга "Барысы да киләчәк пенсия турында. Уку һәм тормыш китабы" һәм башка кызыклы китапчык-язмалар тараттылар.
-
КАРТИНГЧЫЛАР ЯРЫШТЫ
Саба районында картинг буенча республикакүләм картинг ярышлары үтте. Биредә безнең районнан Айрат Сафиуллин җитәкчелегендәге картингчылар да катнашты. Егетләр уңышлы чыгыш ясадылар. Фаил Биктаһиров призлы урын яулап, Мактау грамотасына лаек булды. Нәтиҗәләр ясаганда, Апас районындагы картинг түгәрәгенең эше Татарстан Республикасының Автомотоспорт Федерациясе тарафыннан яхшы яктан билгеләп үтелде.
-
Һәр көн лаек алар хөрмәткә
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көн бәйрәм буларак 20 елдан артык билгеләп үтелә һәм 10 көн дәвамында өлкән буын өчен махсус төрле чаралар оештырыла. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта да журналистлар тиздән җитәчәк өлкәннәр ункөнлегендә узачак чаралар планы белән таныштылар. Быел да алда - "3нче буын университеты", "Интернет-уку",...