27 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 100 яшьтән узган 300дән артык кеше яши
Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда озын гомерле кешеләр саны арткан.
-
Каратунда авыл җирлеге бинасы ачылды
Районга эшлекле визит белән “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. Аны район башлыгы каршы алды һәм озатып йөрде.
-
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә йөрәк җылысы бүләк итәсез
Һәр баланы якын күреп, күңел назын, йөрәк җылысын бирүче зур тәҗрибәле, югары категорияле тәрбиячеләр Светлана Сираҗева һәм Ләйсән Әхмәтшинаның Апас “Салават күпере” балалар бакчасында хезмәт итә башлауларына шактый вакыт узган. Киң күңелле, йөзләренән нур сибелүче тәрбиячеләр һәр сабыйның күңеленә матурлык, җылылык өләшә.
-
Табигый газ ягучы техникаларның халыкара автойөреше Казанга килеп җитте
4 октябрьдә Санкт-Петербургта "Моторга - газ" ("Газ в моторы") халыкара автойөрешнең финиш тантанасы узачак.
-
Татарстанда виртуаль музейларны үстерү планлаштырыла
Татарстан Мәдәният министрлыгы белгече республикада музей фондын цифрлаштыру турында сөйләде.
-
Апаста 7-8 сыйныф укучыларының белем сыйфатын тикшерделәр
Апас урта мәктәбендә районның барлык җиденче һәм сигезенче сыйныф укучыларының математика һәм рус теле фәннәре буенча белем сыйфатын тикшерелде.
-
Апаста Казан табиблары эшләячәк
Район халкы өчен тагын бер уңайлылык арта. Күз авыруларын вакытында кисәтү һәм сәләтле, тәҗрибәле хезмәткәрләр күзәтүен тәэмин итү максатыннан, район башлыгы Казан шәһәренең танылган клиникасына хезмәттәшлек тәкъдим итте. Алар районга килеп, түләүсез кабул итүләр уздырачак.