27 октябрь 2011 яңалыклары
-
Җиңеп кайткач күңелле
21 октябрьдә Буада самбо буенча ДЮСШ призларына традицион турнир узды. Анда районыбыз самбочылары да катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз категорияләрендә Айвар Нәҗмиев, Ранис Борһанов, Руслан Миндыгулов, Ранис Заһидуллин, Фаил Биктаһиров, Адель Салаватуллин, Альбина Салаватуллина, Адилә Салаватуллина - 1 урынга, Рөстәм Шәрәфиев, Рамил Фәттахов, Эльдар Ильин - 2нче, Наил Гобәйдуллин һәм...
-
Яшьләр футбол уйный
Узган җомгада Йомралы мәктәбе базасында районкүләм мини-футбол ярышлары үтте. Районның яшьләр эше һәм спорт комитеты, мәгариф бүлеге оештырган ярышта 15 команда катнашты. Беренче урынны - Йомралы, икенче урынны - Апас, өченче урынны - Күккүз мәктәбе командалары яулады. Иң яхшы уенчы исемен Апас урта мәктәбенең 8 класс укучысы Руслан Фәтхетдинов, иң...
-
Күңелләрдә мәңге саклана
1 ноябрьдә - халкыбыз мәшһүр композитор, татар халкының горурлыгы - Сара Садыйкованың туган көнен - 105 елыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында класс сәгатьләре, әдәби кичәләр үтә. Үзенең җыр-моңнары белән Сара Садыйкова халык күңелендә, бигрәк тә райондашларыбыз йөрәкләрендә мәңге сакланачак.
-
Кечкенә генә булса да изгелек тели йөрәк
Борнаш урта мәктәбе укучылары "Изге эшләр" акциясенә бик теләп кушылдылар. Бу көннәрдә ялгыз яшәүче өлкәннәр яшьләрнең игътибарын, хөрмәтен һәм ярдәмен икеләтә татыдылар. Ир-егетләр кыш өчен утын әзерләү, көзге уңышны җыеп алу, бакча казу кебек эшләрне бик теләп һәм тырышып башкардылар. Кыз балалар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә камыр ашлары әзерләп бардылар,...