27 декабрь 2012 яңалыклары
-
ЯҢА ЕЛ ШАТЛЫК-СӨЕНЕЧЛӘР КИТЕРСЕН!
Үзенең шатлыклы мизгелләре, мәшәкатьләре белән сизелмичә дә, тагын бер ел артта калды. Яшәгән тормышыбызга, куйган хезмәтебезгә, кылган гамәлләребезгә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә 2012 елда зур уңышларга ирештек. Районыбызда мәһабәт корылмалар арта, яңа йортлар төзелә, Апасыбыз көннән-көн матурлана, гүзәлләнә бара. Бу - уртак фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Хөрмәтле райондашларыбыз!...
-
ЯЗМЫШТА ЯЗЫЛГАННЫ...
"Күргән-белгәннәргә сәлам әйтегез", - дип яшь тулы моңсу күзләре белән озатып калдылар безне Картлар йортларында тәрбияләнүче райондашларыбыз. Игелекле, күркәм гадәткә тугры калып Яңа ел бәйрәме алдыннан Апас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация кабат Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарында урнашкан Картлар йортларында булып райондашларыбызга район...
-
Кыш бабайлар, Кар кызлары бәйрәмне якынайтты
25 декабрьдә район үзәгендә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Чыршы янына берьюлы 20 Кыш бабай белән берсеннән-берсе чибәр 20 Кар кызы да килде. Бәйрәм батырлар комплексы янында башланды. Ә төп тантана үзәк чыршы янында дәвам итте. Бәйрәмне Апас муниципаль район җитәкчесе урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында...
-
БЕРГӘ-БЕРГӘ КҮҢЕЛЛЕ
Газетабызның Яңа елдагы беренче саннары 4 һәм 11 январьда чыга. Котлауларыгызны һәм белдерүләрегезне алдан ук биреп куйсагыз иде. Редакция коллективы барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итә, сау-сәламәт яшәгез, өметләргез чынга ашсын, бергә булыйк!
-
Музыкальная передача "Кунелем турендэ" 26.12.12