28 май 2012 яңалыклары
-
Хуш, мәктәп! Каршыла, зур тормыш!
25 май - Соңгы кыңгырау бәйрәме. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр. Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Апас урта мәктәбе коллективы 36 кошчыгына канат биреп, олы тормыш юлына чыгарды. Быел 9 классны 62 укучы тәмамлады. Мәктәп тормышы белән...
-
Капкачыны ничек алдарга?
Гадәттә, укучылар Спартакиадасы ахырында район мәктәп командалары арасында үтүче футбол ярышлары бер көн эчендә үк төгәлләнә иде. Быелгысы 2 көн барды һәм анда барлыгы 31 команда катнашты! Апас балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры, ярышларның баш хөкемдары Рөстәм Бикмөхәммәтов фикеренчә, соңгы елларда балалар үзлекләреннән сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк тартылалар. 21-22 майда Апас...
-
Дини адымнар
Апаста дини ихласлы Дамир Хәсәнов тырышлыгы белән өченче мәчет төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылды. "Миргасыйм" исеме алган бу мәчетнең имамы итеп Рамазан хәзрәт Әминов сайлап куелды. Югары педагогик белемле, Казанның 1000 еллык мәдрәсәсендә дини белем алган хәзрәт Апас Җәмигъ мәчетендә кадим (иске имля) язуы дәресләрен алып барды.
-
Мәскәүгә чакыру алды
Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Рузилә Гомәрова "Русский язык - общенациональное достояние народов Российской Федерации" дигән Бөтенроссия фестиваленең Интернет-турында катнашып, "Педагогик осталык" номинациясендә җиңү яулады. Ул фестивальнең 3-6 июньдә Мәскәүдә узачак икенче турына чакырулы.