28 июль 2015 яңалыклары
-
Апас Боз сараенда сезон ачыла
31 июльдән Апас Боз сараенда массалы шуу башлана. Җомга көнне 18.00 сәгатьтән башлап 19.00 сәгатькә кадәр, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 20.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, - дип хәбәр иттелләр Апас Боз сараенда. Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir
-
Иске Әнәле балалары җәйге лагерьда дин сабаклары алдылар
- Иске Әнәле мәчетендә Рамазан ае алдыннан балалар өчен җәйге лагерь оештырылды, биредә 15-16 бала дин сабаклары алдылар. Аларга әти-әниләре, дәү әниләре белән берлектә Рамазан ае тугач та ифтар ашы үткәрделәр. Балалар биредә кыска гына вакыт эчендә өйрәнгән Коръән сүрәләрен килгән кунакларга бик теләп сөйләп күрсәттеләр. Ифтарга килгән кунаклар аларның...
-
Ындырчыда психологик Үзәк ачыла
Район мәгариф бүлегендә белдерүләренчә, Ындырчы мәктәбендә реструктуризациядән соң халыкка, укучыларга психологик ярдәм күрсәтү максатыннан, психологик Үзәк ачыла. - Моның өчен без республикакүләм бәйгедә катнашып грант оттык. Шул акчага заманча технологиягә корылган аппаратуралар кайтартачакбыз. Бинаның эчке ягын үзгәртү эшләре бара, - ди мәгариф бүлеге җитәкчесе.
-
Район авыллары балалар учреждениеләрендә ремонт эшләре төгәлләнгән
- Апас мәктәбеннән кала барлык мәктәпләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләрендә агымдагы ремонт эшләре төгәлләнде дип әйтә алам. Барысы да кирәк кадәр буяулар белән тәэмин ителделәр. Әлмәндәр һәм Әҗем балалар бакчаларына җылы бәдрәфләр эшләнде. Узган ел Зур Күккүз, Азбаба, Чирмешән, Кильдураз мәктәпләренә капиталь ремонт булган иде. Морзалар, Бакырчы, Балтай, Кызыл Тау,...