28 июль 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 28.07.2017
-
Апаста ике кешене елан чаккан
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы ике айда елан чаккан ике, талпан тешләгән биш райондаш хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.
-
Апаста вакытлыча су бетә
Апас бистәсендә төзелеш эшләре бару сәбәпле, 28 июль көнне кичке сәгать 9га кадәр су булмаячак. Кич белән су кабат бирелә.
-
Заготзерно бистәсендә - юл төзелеше
Районда юлларны төзекләндерү дәвам итә. Кайсы гына юнәлеш буенча барсаң да, юл төзүчеләр белән очрашасың. Бу көннәрдә Заготзерно бистәсенең Үзәк-Дачный урамнарына да асфальт салына башлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов сүзләренчә, юл 650 метр озынлыкта, 6 метр киңлектә булачак. Бер үк вакытта юл аша чыгучы...
-
Пенсияләр арта
Эшләүче пенсионерларның 2017 елның 1 августыннан пенсияләре арта. Иң күбе - кимендә 20 мең сум һәм аннан күбрәк хезмәт хакы алып эшләүчеләрнекенә 235 сум 74 тиен өстәлә. Пенсияләргә өстәмәләр хезмәт хакы күләменә карап исәпләнә, димәк, пенсияләр төрлечә артачак.
-
Апаста ике машина бәрелеште
Апаста кибет каршында "семерка" белән "Лада-Приора" машиналары бәрелеште. Ике машинага да зыян килде. Сәбәпләре ачыклана.
-
Апаста “Тоннель“ операциясендә ике исерек шофер тоткарланды
Апаста иртәнге сәгать алтыдан сигезенче яртыга кадәр "Тоннель" операциясе узды. Биредә барлыгы 6 экипаж - 17 инспектор эшләде. Шушы вакыт аралыгында юл йөрү кагыйдәсен санламаучы 22 транспортчы тоткарланган. Шуның икесе руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар.
-
“Җиләк җыйдым чиләк чиләк” бәйгесенә укучыларыбыздан килгән фотолар!
Айгуль Габитова Алия Бурганова Алсу Гимранова Гульнара Насибуллина Гульназ Бадрутдинова Гульназ Насихова Илина Хайрутдинова Ильяс Ландыш Илюзя Мингазова Инзиля Миннуллина Лилия Замалиева Мэслимэ Зиннатуллина Наиля Гизатуллина-Саттарова Наталья Шапеева Расиля Алтынбаева Регина Гатауллина Регина Гисматуллина Фанисяшка Сибогатова Флера Шаяхметова Эльмира Шакирова-Гаффарова Язиля Гимадиева
-
3 август – Хәйрия концерты
Кеше язмышына, бала сәламәтлегенә битараф булмаган райондашларны 3 август көнне, 20.00 сәгатьтә Хәйрия концертына чакырабыз. Концертта "Ике моң" бәйгесендә катнашкан җырчылар чыгыш ясый. Билет бәясе - 100 сум. Җыелган акча Үтәмештә яшәүче Данил Әхмәтҗановны сәламәтләндерү өчен тотылачак.