28 ноябрь 2014 яңалыклары
-
14 апаслы паспорт алды
27 ноябрь 14 яшь апаслы һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. 14 яше тулган егет-кызларга тантаналы төстә паспортлар бирелде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте һәм мәдәният бүлеге оештырган кичә эчтәлекле дә, тәэсирле дә булды.
-
Чыршыларны урамда гына бизәргә, диелде җомга киңәшмәсендә
Чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алып барды. Иң беренче закон сагында торучыларга сүз бирелде. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Шәрәфуллин узган атна эчендә районда закон бозу очраклары белән таныштырды. Бәйрәм, каникул алдыннан укучылар, яшьләр белән сөйләшеп, аңлату һәм кисәтү эшләре алып барырга...
-
Апас районы прокуратурасында кабул итүләр була
4 декабрьдә Апас районына визиты барышында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Газинур Галимов халыкны кабул итәчәк. Кабул итү 14.00-16.00 сәгатьләрдә район прокуратурасы бинасында үтә. Алдан язылу өчен телефон - 22-0-08. фото:https://www.google.ru/search?q
-
Апас районы прокуроры Ришат Шакиров кабул итүләр үткәрә
1 декбарьдә 9.00-11.00 сәгатьләрдә район прокуроры Ришат Шакиров кабул итүләр үткәрә. Хезмәт, пенсия һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларыгыз булса, рәхим итегез. Кабул итү район прокуратурасы бинасында уза. Фото:https://www.google.ru/search?q
-
Район үзәк китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан кичә узды
Район үзәк китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан "Бар дөньяны урап алырга, җитә сездә булган җылылык" дип исемләнгән кичә узды. Кунакка чакырылган әниләр алдында Апас урта мәктәбеннән Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендә 6 сыйныф укучылары да чыгыш ясадылар. Әниләр өчен төрле кызыклы уеннар да оештырылган иде. Алар үзләре дә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп бер-берсе...
-
“Йолдыз” (“Звезда”) газетабызның бүгенге санында - әниләргә багышланган конкурс нәтиҗәләре
Ноябрь ае дәвамында бездә бик кызыклы конкурс барды. Безгә катнашучылар әниләренә карата җылы сүзләр, шигъри юллар, фотосурәтләр юлладылар. Конкурсның нәтиҗәсе буларак, хатларның иң матурларын, эчтәлекле булганнарын сез газетабызның бүгенге санының 2 битеннән укый аласыз. Фото:https://www.google.ru/search?q=мама+фото&newwindow