28 декабрь 2023 яңалыклары
-
Апаста 56 шофер административ җаваплылык алган
Район прокуратурасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда 56 кеше исерткечләр кулланып транспорт белән идарә иткәне өчен административ җаваплылыкка тартылган.
-
Борнашны матур йортлар бизи
Борнашта яшәүче Гыйльметдиновлар гаиләсе ел саен авылдашларына бәйрәм кәефе бүләк итә.
-
Апаста балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Бәйрәмдә балаларга район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләре юлланды.
-
Кызыл Тау балалары чыршы янәшәсендә күңел ачты
Кызыл тау балалар бакчасы коллективы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Яңа ел кичәсе уздырды.
-
Апаста салмыш шофер кабат юлга чыккан
Чираттагы салмыш шофер төн уртасында Багыш авылы янәшәсендә очраган.
-
Түбән Барышка Кыш бабай килгән
Кыш бабай белән Кар кызы өйдәге балаларга яңа ел бүләкләре таратты.
-
Бәйрәм көнәрендә табиблар ничек эшли?
Район үзәк хастаханәсе хәбәр иткәнчә, поликлиника 2, 4, 6 гыйнвар көннәрендә төшкә кадәр 8.00-13.00 сәгатьләрдә эшли. Гомуми практика, хирургия, теш табиблары, фельдшерлар-лаборантлар, регистратура хезмәткәрләре кизү тора.
-
Иске Йомралы җирлеге балалары Кыш бабай кулыннан бүләк алды
Районда һәр балага Яңа ел бүләкләре бирелә.
-
Апас балалары Республика Чыршы бәйрәмендә катнашты
Апас районының уку алдынгылары, актив балалары, әтиләре махсус хәрби операциядә булучылар республикакүләм Чыршы бәйрәмендә катнашу бәхетенә иреште.
-
Бәйрәмнәрдә тимераякка ял юк
Апасның “Алтын алка” боз сараенда райондашлар өчен массалы шуулар оештырыла. Ял һәм бәйрәм көннәрендә кая барырга дип аптырап торасы юк.
-
Апаста Яңа ел яллары спорт белән үтә
“Дельфин” бассейны һәм “Апас” универсал спорт залы 30, 31 декабрьдә, 1, 2 гыйнварда ял итә.