29 май 2015 яңалыклары
-
Районда аш-су көннәре дәвам итә.
Техносфера кибетендәге "Изабель" кафесында Альфира һәм Андрей Малиновскийлар Азия ашханәсе көннәре уздырдылар. Табынга Урта Азиядә яшәүче төрле милләт халыкларының ризыклары куелган иде. Кафе хуҗалары һәр ризыкның пешерү, хәзерләү серләре белән уртаклаштылар. Милли киемнәрдән киенеп һәр килүчене ачык йөз белән каршы алып сыйладылар.
-
“Кояшкай” балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре узды.
Берсеннән-берсе матур итеп киенгән балалар әти-әниләренә, тәрбияче апаларына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Үзләренең җитезлекләрендә, тапкырлыкларында көчләрен сынаштылар. Җитешсез якларын, начарлыкларны төрле төсле шарларга тутырып һавага очырдылар. Бәйрәмнәрен яңа гына ачылган балалар кафесында дәвам иттеләр. - Һәрбер көннәре бәйрәм кебек күңелле, хәвефсез булсын, сау-сәламәт булсыннар иде, - дигән теләктә әти-әниләр.
-
“Сынган беләзек“
Борнаш авылында сәнгатькә гашыйк кешеләр яши. Мәдәният йортында төрледән-төрле кичәләр еш үткәрелә. Әле күптән түгел генә Рәдиф Сәгъдиевнең "Сынган беләзек" мелодрамасы күрсәтелде. Рольләрне халык театры артистлары башкарды. Спектакльдә дә, тормышта да ирле-хатынлы алдынгы терлекче Марат һәм хуҗалыкның баш хисапчысы Миләүшә Гыйльметдиновлар, мөгаллимә Гөлфинә Сәлимуллина, җирле үзидарә рәисе Рамил Җәләлиев, студент...