30 апрель 2015 яңалыклары
-
Хоккей сөюче апаслылар игътибарына: бу ялларда Апаста Җиңү Кубогы өчен хәлиткеч уеннар үтәчәк
Район хоккей командалары арасында Җиңү Кубогы өчен барган хоккей уеннары бу ялларда төгәлләнәчәк. Хоккейчыларыбыз 1 май көнне 2, 3 урыннар өчен көрәшәчәкләр. Ә 3 май көнне Җиңү" Кубогының чын ияләре билгеле булачак. Хоккей сөюче райондашларыбызны Боз сараенда көтеп калабыз. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Районга Татар Энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре, Татарстан Фәннәр Академиясе белгече, эзтабар-галим Рөстәм Нуриев эшлекле танышу визиты белән килде
28 апрельдә районга Татар Энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре, тарихи китаплар авторы, Татарстан Фәннәр Академиясе белгече, эзтабар-галим Рөстәм Нуриев эшлекле танышу визиты белән килде. Музей фондына үз китапларын бүләк итте, рәхмәтләр китабына Апасны ошатуын һәм яратуын белдереп, автограф язып калдырды. Легендар татар генералы, 6 сугышта катнашкан Мәхмүт Гәрәев чыгышы белән әнисе...
-
Сөекле шагыйребез туган көнен “Салават күпере” нәниләре дә зурлап билгеләп үткәннәр
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында балалар Габдулла Тукайга, аның иҗатына багышлап зур бер атналык оештырганнар. Атна буе барган төрле чараларга бакчаның барлык төркемнәре дә бик теләп әзерләнгәннәр. - Балаларыбыз бәйрәмгә шигырьләр өйрәнделәр, тәрбияче апалары, әти-әниләре белән бергәләп Тукай әсәрләре буенча төрле күргәзмәләр әзерләрделәр, рәсемнәр ясадылар. Мондый чараларда катнашу, төрле күргәзмәләр...