30 июнь 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 30.06.2017
-
Апаста ике көндә өч исерек
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 28-29 июнь көннәрендә руль артына исерек килеш утырган өч транспортчы тоткарланган. Иптәш транспортчылар! Кешегә гомер бер генә бирелә, гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде. Юллар саклык ярата.
-
Апаста Сабантуйлар алдыннан Яшьлек туе гөрли
Районның ЗАГС бүлегендә язылышу тантанасы узды. 30 июньдә Апаста яшәүче Илнар Бәширов һәм Раилә Курамшина Кызыл туйларын билгеләп уза. Илнар - юл иминлеге хезмәткәре, Раилә Апас авыл җирлегендә эшли. Яшьләргә саф мәхәббәт, ак гаилә юлы, бәхет-шатлыклар телибез
-
Ләйсән – һәр яктан да булган кыз
Ләйсән Зәмдиханова быел Апас сәнгать мәктәбенең рәсем түгәрәген яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Ләйсән бар яктан да килгән кыз. Ул бию түгәрәгенә дә йөри, драмтүгәрәк тә аның өчен чит түгел. Үзенә тапшырылган рольләрне ихластан башкара ул. Ә рәсемнәрне искиткеч оста итеп ясый, геройларына сулыш өрә белә. Җитәкчесе Фирдәвес Госмановна укучысы белән...
-
Апас Сабантуе программасы
-
Ни өчен Балтачта ир-ат хатынын балта белән чаба?
Кызларының чыгарылыш кичәсенә барасы урынга, бүген ирле-хатынлы Төхвәтуллиннар - гүр ияләре. Кичә Балтач районында вәхшиләрчә кылынган җинаять бөтен республиканы тетрәндерде. Балтач районы йортларының берсендә 41 яшьлек ир-ат хатынын балта белән чабып үтерә, башын чабып өзә.Аннары үз-үзенә кул сала, шәхси чыганакларга караганда, асылына. Гаиләнең ике баласы калган. Уллары Артем студент, Казанда...
-
Апаста терлек азыгы әзерлиләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 29 июньгә барлыгы 10700 гектарда күпьеллык үлән чабылган. 30700 тонна сенаж салынган, 250 тонна печән һәм 120 тонна яфраказык хәзерләнгән.
-
Апас “Электр челтәре“ егетләре спортта да актив
Район электр челтәре коллективында эшләүче бер төркем яшьләр районкүләм уза торган спорт ярышларында актив катнашалар. Яшьләр көнендә дә аларның футбол командасы уңышлы чыгыш ясады. Егетләр молодцы, хезмәттә дә, бәйгеләрдә дә сынатмыйлар! Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.