Болгаердан Кәмәрия әбигә 90 яшь тулды
Кәмәрия әби Хөсәенова Зур Болгаерның бик хөрмәтле акъәбие. Намуслы хезмәте, илгә-көнгә лаек җиде баласы белән дә абруйлы ул.
- Хезмәт чыныктырды, эшләгән кеше бәхетле була. Бер эштән дә тайчанмагыз, - ди Кәмәрия әби.
Олуг бәйрәме уңаеннан Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләген кабул итеп...