31 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Соңгы арада районда өч өшү очрагы теркәлгән
Шушы сәбәпле ике ир-атның гомере өзелгән, өлкән яшьтәге бер райондашыбыз хастаханәдә дәваланып чыккан. Әби ишегалдында егылып, бары тик вакытында күрүләре нәтиҗәсендә генә исән калган. Тирә-күршеләргә, ялгыз яшәүчеләргә, бер-берегезгә игътибарлы булсагыз иде. Фото:http://carplace.net/page/119/
-
Акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченко һәм аның дусты Марий Эл Республикасында бераз утырганнан соң ялган документлар белән Санкт-Петербургка качмакчы булганнар
Игорь Богаченко һәм Илья Кострубин корган планның кайбер мәгълүматлары билгеле булды. Алар ялган документлар ясатканнан соң Санкт-Петербург шәһәренә юл тотарга план корганнар, - дип хәбәр итә Эчке эшләр Министрлыгы мәгълүмат хезмәте. Оперативниклар аларның коралын һәм урланган акчаның якынча яртысын тапканнар. Ә калган өлешен алар дусларына, туганнарына таратып һәм юлдагы яшерен...