31 июль 2012 яңалыклары
-
Кырдагысы белән түгел, амбардагысы белән мактан
Йомралы бүлекчәсенең ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Лаеклы ялда булган апа-абыйлар, яшьләр бердәм булып чәчүлек әзерлиләр. Бүгенге көндә алар арпа чистарталар. 100 тонна борчак, 60 тонна арыш чәчүлеге салганнар инде. Ранис Каюмов бернинди тоткарлыклар ясамыйча, чистарткыч машиналарны тиешенчә эшләтеп тора. Аның янында Гөлнур Гайфуллина, Дилбәр Саттарова, Венера Мөхәммәтҗанова, Розалия...
-
Ярдәм көтәбез
Свияжский бистәсендә төзелә башлаган мәчетебез акча булмау сәбәпле, ярты юлда тукталып калды. Хөрмәтле райондашлар, якташлар! Бу изге эшкә, изге Рамазан аенда булдыра алган кадәр үз өлешегезге кертсәгез, без бик шат булыр идек. Хәбәрләшү өчен телефон: 89625537494; 34-4-29. Олы хөрмәт белән - мәчет картлары.
-
Максатлар җитди
Шимбә көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә "Электрон багланыш" системасы, капиталь төзекләндерү, авыл клублары программалары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Аның эшендә район башлыгы Р.Н. Заһидуллин да катнашты. Президент тарафыннан Чернобыльдә булучыларга фатир бирер алдыннан документларны тиешенчә тикшереп, контрольләп эшләргә дигән максат куелды.